Алабугада «Тынычлык кошы» дип аталган дәрес үтте
Алгебра да, химия дә, биология дә түгел, «Тынычлык кошы». Мондый атамалы дәрес бер мәктәп расписаниесендә дә юк.
Моңа карап кына аның мөһимлеге кимеми, бәлкем, арта гынадыр әле. Бу дәрес — илебез язмышының фаҗигале битләре хакында тарихи хәтер кебек. Ул Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән. Октябрьдә биредә яңадан ватанпәрвәрлек шөгыльләре башланды.
Күгәрчен — тынычлык кошы. Моны бар кеше дә беләдер. Ни өчен нәкъ менә шушы кошның билгегә әверелгәнен беләсезме соң? Яисә, мәсәлән, кем һәм кайда беренче булып күгәрченне билге иткән? Яки тагын да кызыграк очрак: йортныкы дип әйтерлек иң гади кошны һәм бөтен дөньяга танылган рәссам Пабло Пикассо сурәтләгән кошны нәрсә бәйли? Бу бит балаларны гына түгел, зурларны да кызыксындыра.
Бу сорауларның барысына да мәктәп укучыларының әлеге махсус дәресендә белергә, башка файдалы мәгълүмат та алырга мөмкин. Мондый шөгыльләр «Музей һәм мәктәп» музей-мәгариф программасы кысаларында уза. Алабугада ул 2003 елдан тормышка ашырыла, инде 18 ел дигән сүз. Тынычлык билгесе белән бәйле дәрес «Тынычлык кошы» дип атала. «Адымнар-Алабуга» күптелле комплексының өченче сыйныф укучылары өчен Хәтер музее хезмәткәре Людмила Шаповалова үткәрде.
Күпләребезнең шундый картинаны күргәнебез бар: ак күгәрчен томшыгына зәйтүн ботагын алган. Пабло Пикассоның остаханәсендә чагында, Луи Арагон күгәрченнең бу сурәтен тынычлык яклаучыларның Беренче Бөтендөнья Конгрессына плакат өчен сайлаган. Конгресс 1949 елда Парижда үткән. Шуннан соң бу сурәт «Тынычлык күгәрчене» дигән исем белән киң таралды. Әлеге конгресс ачылган көнне Пабло Пикассоның кызы туган. Ул аңа Палома дип исем кушкан, испан телендә ул «күгәрчен» дигәнне аңлата.
Бу кошларның бик кызыклы бер үзенчәлеген белеп алганнар — алар өйләренә иң кыска юл белән кире кайта. Димәк, алар белән төрле мөрәҗәгатьләрне җибәрергә була. Бөек Ватан сугышы вакытында күгәрчен почтасы алыштыргысыз булган, чөнки телефон һәм телеграфлар тиз сафтан чыккан. Ышанычлы булганнарына күрә, алар белән хәтта яшерен документлар да тапшырылган. Сугыш елларында күгәрченнәр барлыгы 15 мең хат җиткергән.
Махсус дәресләрдә балалар фронт хатлары — «өчпочмаклар»ның эчтәлеге белән дә танышалар. Кайберләрен кычкырып укыйлар. Шуларның берсе алабугалы Анна Заморевага ире Иваннан килгән: «... Аничек, ял хакында битәрләмә мине. Минем дә бит сине бик күрәсем килә, туган якларны, дары төтенсез чиста һаваны сулыйсым килә... Отпуск алырга өметемне өзмим, тоташ көрәш башланмаса...».
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларында хәзер Бөек Ватан сугышы чорында язылган 80 хат саклана. Аларның күчермәләре ТР Дәүләт архивына тапшырылган. Аларны музейга төрле елларда халык үзе китергән. Хатлар хуҗаларына кайтарылган. Мирасханәдә күчермәләр саклана. «Тынычлык кошы» дәресендә балаларга күгәрченнәр ясап күрсәттеләр һәм алар укучыларга истәлек булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев