Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Тынычлык проспектын үзгәртәләр

Тынычлык проспекты күзгә күренеп үзгәрә.

Менә берничә атна инде биредә эш кайный. 


Төзүчеләр интернационалист көрәшчеләргә куелган һәйкәлдән Тынычлык проспекты белән Таҗи Гыйззәт урамы кисешкән урынга кадәр җәяүлеләр өчен юл ясау белән мәшгуль. 

— Биредә беркайчан да җәяүлеләр өчен йөрер урын булмады. Кешеләр олы юлдан, автомобильләр арасыннан үтеп йөрделәр, бу уңайсыз иде. Бүген биредә 200 метр озынлыкта һәм 3,5 метр киңлектә тротуар барлыкка килде. Юл буйлап киңлеге бер метр булган яшел зона булачак. Анда ут баганалары урнаштырылып, газон утыртылачак. Өстәмә яшелләндерүгә дә урын калдырганнар. Өлешчә, загс бинасы каршында шулай буласы. Төзек кыяфәттә булгач, монда автомобильләр дә кермәячәк, — ди АМР Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Илнара Гыйләҗева. 

Тукталышка килгәндә, ул кибет каршында гына булачак. 

Проспектның каршы ягы да үзгәрәчәк. Биредә машина юлы буйлап, кырый территорияне тигезлиләр, озакламый кара туфрак китерәчәкләр, үлән чәчеп, агач һәм куаклар утыртачаклар. 

Шәһәрнең баш архитекторы әйтүенчә, җәяүлеләр юлы яктыртылачак, кече архитектура формалары куелачак. Болары инде киләсе елда эшләнәсе. 
Әйтергә кирәк, район башлыгы башлангычы белән, быел Тынычлык проспектында күләмле эшләр башланып китте. Берничә елда шәһәрнең төп проспектларыннан берсен тулысынча тәртипкә китерергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев