Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төзекләндерелгән мәктәп, спорт мәйданчыгы һәм балалар бакчалары ачылды

Ремонт эшләренең тәмамлануын укытучылар да, яшь алабугалылар да түземсезлек белән көткән иде.

«Өй туйлары» Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбеннән башланды. Әлеге бай тарихлы мәктәп Алабуганың гына түгел, бөтен республиканың да горурлыгы булып тора.
Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, анда белем алучы балалар гомерлеккә сәнгать белән бәйләнгән, алар дөньяны күпкә нечкәрәк кабул итә.
Мәктәп урнашкан бинага инде 60 елдан артык һәм бу аны төзегәннән соң беренче капиталь ремонт булды. Элек анда нефтьчеләр уку комбинаты урнашкан булган, ләкин 1972 елда икенче һәм өченче кат яшь музыкантларга бирелгән. Моннан ундүрт ел элек, уку комбинаты башка бинага күчкәч, өч катны да музыка мәктәбе алып тора башлый.
«Федераль Җыенга еллык юлламасында президент хөкүмәткә сәнгать мәктәпләрен ремонтларга йөкләмә бирде. Шулай итеп, 2020 елда Татарстанда 10 яңартылган сәнгать мәктәбе үз ишекләрен ача. Әмма безнең республика тагын да алгарак китте һәм үз программасын раслады, аның буенча өстәмә рәвештә 8 мәктәп ремонтланачак», — диде Людмила Рыбакова.
Капиталь ремонт барышында бинаның фасады яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, түбә, барлык инженерлык челтәрләре алыштырылган, шулай ук бөтен интерьер яңартылган. Ремонт эшләренең тәмамлануын укытучылар да, яшь алабугалылар да түземсезлек белән көтте.
«Мәктәп бик матурланган, аның эчендә күп нәрсә үзгәргән,» − дип билгеләп үтте 10 яшьлек Элиза Шәрәфетдинова.
«Бөтенләй башка дөньяга килеп кергән кебек буласың,» — дип өсти кызның укытучысы Наталья Семягина.
Бу көнне файдалануга тапшырылган тагын бер объект — 3нче мәктәп территориясендә мини-футбол буенча универсаль спорт мәйданчыгы. Ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән. Аның мәйданы — 800 квадрат метр. Билгеләп үтик, Алабуга районында бу программа буенча 22 мәйданчык файдалануга тапшырылган инде.
«Безнең егетләр футбол уйнарга бик ярата. Бу спорт төре алар өчен беренче урында. Әлеге футбол кыры яңа уңышлар өчен старт булыр дип өметләнәбез,» − дип чыгыш ясады ата-аналар исеменнән алабугалы Наталья Полуйко.
Ачылудан соң ук биредә беренче футбол матчы узды. Әлеге мәйданчыктан тыш, 2020 елда «Урман әкияте» лагере территориясендә волейбол-баскетбол мәйданчыгы да төзелде.
18нче санлы «Карлыгач» балалар бакчасы да янә үз ишекләрен ачты. Бүген анда 120 бала йөри. Балалар һәм аларның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, алар ремонт төгәлләнүен түземсезлек белән көткән, чөнки бу вакыт эчендә башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрергә мәҗбүр булганнар. Хәзер исә бакча күз явын алырлык матур бинага әверелгән. Ачык, якты төсләргә буялган фасад, песи рәсемнәре төшерелгән гадәти булмаган линолеум һәм яңартылган төркемнәр шунда ук игътибарны җәлеп итә.
«Үз бакчабызны бик нык сагындык. Аның яныннан узып киткәндә, кызым: „Бу минем бакчам, минем дусларым монда“ дип әйтә иде,» — дип уртаклашты уй-фикерләре белән 3 яшьлек Стефаниянең әнисе Юлия Кмин. 
Шулай ук быел тагын ике мәктәпкәчә учреждение — Танайка авылындагы һәм шәһәрнең 13нче санлы балалар бакчалары яңартылды. Сүз уңаеннан, үзенчәлекле балалар йөри торган 13нче бакчага яңа җиһазлар да кайтарылган, бу — республика башкаласыннан хәйрия фонды бүләк иткән 3 интерактив панель һәм комлыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев