Алабугада уку урыннары вакансияләре ярминкәсе оештырылды
Чарада 799 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Шәһәр мәдәният сараенда «Выпускник» һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында уку урыннары вакансияләре ярминкәсе оештырылды.
9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең 14 уку йорты тәкъдим ителде. Чарада 799 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Һөнәри белем бирү уку йортлары педагоглары укучыларны интерактив формада уку юнәлешләре белән таныштырды.
Булачак абитуриентлар белән махсус җиһазларда мастер-класслар үткәрделәр. Очрашу барышында укучылар белем бирү учреждениеләренә кабул итү, яшәү шартлары, тәкъдим ителгән һөнәрләргә хезмәт базарында ихтыяҗ булу-булмавы белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев