Алабугада урамда спиртлы эчемлек эчкән өчен 7 кешегә беркетмә төзелгән
2 кеше вак хулиганлык өчен җавап бирәчәк.
Узган атнада Алабугада 345 кеше административ җаваплылыкка тартылган:
— вак хулиганлык кылган өчен — 2 кеше;
— административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 6 зат җаваплылыкка тартылган;
— урамнарда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 7 кешегә беркетмә төзелгән;
— төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен 3 зат административ җаваплылыкка тартылган;
— административ күзәтчелекне бозган өчен 4 беркетмә төзелгән;
— полиция хезмәткәрләрен ялганлап чакырган өчен 2 затка беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев