Алабугада Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәр буйлап бушлай автобус җибәреләчәк
Мөселман бәйрәме уңаеннан мондый бүләкне халыкка Алабуга мөхтәсибәте бүләк итә.
30 мартта Алабугада Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәр буйлап бушлай автобус җибәреләчәк. Мөселман бәйрәме уңаеннан мондый бүләкне халыкка Алабуга мөхтәсибәте бүләк итә. Бизәлгән автобус 6 нчы маршрут буенча бөтен бәйрәм көне дәвамында йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае быел 28 февральдән башланды һәм 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. 30 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм хөрмәтенә шәһәрдә хәйрия маршруты беренче тапкыр эшли башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев