Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урманнарга керүгә һәм Криуша елгасы буена баруга чикләү кертелде

Алабуга районында урманнарга һәм «Түбән Кама» милли паркына керүгә чикләү кертелде.

10 майга кадәр гражданнарга бу территорияләргә барудан тыелырга кирәк.
Криушага да юл ябылган. Анда башкарма комитет хезмәткәрләре көн саен дежур тора. Янгын сүндерүчеләр һәм милли парк хезмәткәрләре һәр көнне рейдлар үткәрә.

Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Александр Ябуров ассызыклаганча, таләпләрне бозган өчен (учак ягу) штраф яный: физик затларга — 10-20 мең сум, вазифаи затларга — 30-60 мең сум, юридик затларга — 400-800 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев