Алабугада үзешчәнлек конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр
«Алабуга-Арт» муниципаль конкурсының икенче этабы зур гала-концерт белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс — быел кертелгән яңалык. Төрле коллективлар сәхнәгә чыгып, үз талантларын күрсәттеләр. Елның беренче яртысында конкурста мәгариф учреждениеләре катнашса, аннары оешмалар һәм предприятиеләр чираты җитте. Табиблар, музейчылар, социаль өлкә хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре җырлады, биеде, шигырьләр укыды. Зал аларның һәммәсен дә алкышлап каршы алды.
— Номерлар гаҗәеп матур, концерт — искиткеч. Көлештек тә, елап та алдык, чөнки җырларның барысы да бик тәэсирле. Ә биюләре! Үзебезнең чын милли биюләр. Бигрәк тә «Август-Алабуга» коллективы белән «Акварель» ансамбле чыгышы һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясенең шәфкать туташы Ландыш Сабитова җыры ошады. Без барысы өчен дә җан аттык. Алабуга талантларга һәрвакыт бай булды, алар хәзер дә бар һәм, һичшиксез, киләчәктә дә булачак, — дип уртаклашты тамашачылар Евгения Князева һәм Елена Шәрифуллина.
Чыгыш ясаучыларны хупларга аларның хезмәттәшләре дә килгән иде.
— Бездә бик талантлы хезмәткәрләр эшли. Алар кешеләрне дәвалаудан тыш, матур итеп җырлый, бии дә беләләр әле. Без дә үзешчән сәнгатьтә катнашабыз, әмма бүген яшьләргә урын бирдек, — диделәр Алабуга үзәк район хастаханәсе өчен җан аткан Татьяна Мельникова һәм Наилә Ситдыйкова.
— Шәһәребездә мондый конкурслар оештыру, әлбәттә, кирәк, чөнки аларда яңа талантлар ачыла. Бүген иң көчле катнашучылар җиңәр дип уйлыйм, ‒ диде мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Рәисә Латыйпова.
Артистлар сәхнәдә көтелмәгән дуэтлар да тәкъдим итте. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте вәкилләре, «Август-Алабуга» «Акварель» балалар ансамбле белән бергә чыгыш ясады. Җырлар рус һәм татар телләрендә генә түгел, хәтта төрекчә дә яңгырады. Шулай итеп, Алабуга электр челтәрләре хезмәткәрләре төрек җырчысы хитын башкарып һәм шәрык биюе күрсәтеп, тамашачыларны шаккаттырды.
Күп санлы катнашучыларның гаҗәеп чыгышлары арасында иң яхшысын сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңелләрдән булмады. Шулай итеп, бу сезонда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм «Август-Алабуга» предприятесе җиңү яулады, алар 500 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Икенче урынга «Астра» тернәкләндерү үзәге һәм Алабуга электр челтәрләре коллективлары лаек булды. Өченче урында — Ветераннар советы һәм «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте.
— Көндәшләр җитди иде. Бик тырышып әзерләндек, бездән 50дән артык кеше катнашты. Алар арасында дусларыбыз һәм балаларыбыз да бар иде, — дип сөйләде «Астра» тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова.
Призерларга бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды. Ул конкурста катнашуда теләк белдереп, әзерләнүгә күп вакыт багышлаган һәм нәтиҗәдә бик яхшы чыгыш ясаган хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе конкурсантлар һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре белән эшләгән режиссер Максим Скалозубовны аерым билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, шәһәребездә үткәрелгән мондый чаралар безне берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев