Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды

Спартакиадада барлыгы 46 кеше катнашты.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Алабуга җиңел атлетика манежында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада узды.
Ярышларда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, психоневрология интернаты катнашты. Катнашучыларны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Сафин һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы — "ТР Инвалидлар җәмгыяте"нең Алабуга шәһәр һәм район оешмасы рәисе Раил Шәрәфиев сәламләделәр. Спартакиадада барлыгы 46 кеше катнашты. Алар 60 метрга йөгерү, армрестлинг, урыннан сикерү, гер күтәрү буенча көч сынаштылар. Җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев