Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган тәүлек эчендә тагын бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Татарстанда короновирус инфекциясе йоктыруның яңа 88 очрагы теркәлгән.

Коронавирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 12, 30дан 50 яшькә кадәр — 31, 50дән 60 яшькә кадәр — 22, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр — 2, 90нан өлкәнрәк — 1 очрак.
Казанда — 52, Чаллыда — 11, Лениногорск районында— 3, Түбән Камада — 3, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Тукай районнарында — 2шәр, Актаныш, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба районнарында 1шәр кеше COVID-19 инфекциясе йоктырган.
5 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы коронавирус инфекциясе белән авыруның 10 775 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9418 кеше савыккан, узган тәүлектә — 58 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев