Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Ватанны саклаучылар елы ничек узачак?

Урамнарда, транспортта, җәмәгать туклану өлкәсендә үзгәрешләр булачак.

Ватанны саклаучылар елы алабугалыларга нинди үзгәрешләр китерәчәге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон сөйләде.

Символик елның тантаналы чаралары ветераннарга юбилей медальләре тапшырудан башланды. Тантаналы чаралар 20 мартка кадәр муниципаль чараларда, уку йортларында, оешма-предприятиеләрдә, шулай ук өйләрдә ветераннар белән очрашуларда дәвам итәчәк.

Елена Мерзон сүзләренчә, Хәтер мәйданы һәм Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштергән Мемориалның реконструкциядән соң ачылуы алабугалылар өчен мөһим вакыйга булачак.

— Иске мемориал Җиңүнең 50 еллыгына төзелгән һәм аерым игътибар таләп иткән. Төзекләндерелгәннән соң ул Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның батырлыгы алдында баш ию урыны булачак.

22 июньдә шәһәрдә тыл хезмәтчәннәре скверы ачылачак.

Авыл җирлекләрендәге обелисклар тәртипкә китереләчәк.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен берничә мәйданчык, проектлар һәм программалар әзерләгән. Хәтер музеена барысына да, шул исәптән предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә дә килергә тәкъдим ителә. Музей тарафыннан сугыш елларында Алабуга тормышы турында цифрлы күргәзмә эшләнде: материалларны теләсә кайсы учреждениедә бастырып чыгарырга мөмкин. Сугыш турындагы урам күргәзмәсе Казан урамындагы тарихи кварталда барлыкка киләчәк.

Җиңү Көнендә традицион парад һәм хәрби техника күргәзмәсе, патриотик номерлар белән концерт программасы планлаштырыла.

Мәгариф идарәсе геройлар паркын булдыру проекты турында фикер алыша. Мәктәп музейлары ветераннар белән очрашу һәм башка чаралар үткәрү урыны булачак.

Район үзәк хастаханәсе план буенча ветераннарның сәламәтлеген саклау эшен дәвам итәчәк.


Елена Мерзон:

«Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә, бинаның тематик бизәлешеннән тыш, Җиңү символикасы төшерелгән продукцияне дә уйларга киңәш ителде. Транспортта ел тематикасын, алда торган чараларның анонсларын һәм афишаларын яктыртырга кирәк. Барлык оешмаларга үз предприятиеләренең сугыш елларына кагылышлы тарихын искә төшерергә тәкъдим итәбез».

Газетада, сайтларда, социаль челтәрләрдә һәм телевидениедә журналистлар Алабуга геройлары турында гаилә тарихларын сөйләячәкләр, чараларны һәм инициативаларны актив яктыртачаклар. Мәсәлән, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарында һәр сан ветераннарга багышлана, «Җиңү турында 80 факт», «Ватанны саклаучылар исеме белән аталган урамнар» проектлары гамәлгә ашырыла. Газеталарның аерым рубрикасы МХО сугышчыларының батырлыгы турында сөйли.

Муниципалитет музей-ядкарьлек белән берлектә мемориаль такталарга аудит үткәрә. Мөгаен, быел аларның саны сизелерлек артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев