Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада X Халыкара Цветаева укулары узачак

Укуларда 80нән артык кеше катнашачак.

Сентябрьнең 9ыннан 12сенә кадәр шәһәрдә X Халыкара Цветаева укулары үтәчәк. Шул көннәрдә үк «Волошин сентябре» ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.А.Волошин исемендәге «Мәңгелек аша диалог» Халыкара Әдәби фестиваль узачак. Алар Марина Цветаеваның тууына 130 һәм Максимилиан Волошинның тууына 145 ел тулуга багышлана.

Чаралар ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга районы, Алабуга дәүләт музей-ядкарлеге, КФУның Алабуга институты тарафыннан РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, Кырым Республикасының «М.А. Волошин киммериясе» тарихи-мәдәни, мемориаль музей-ядкарьлеге, «Волошин сентябре» фонды булышлыгы белән оештырыла. 

Укуларда 80нән артык кеше: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Казаннан, Курсктан, Самарадан, Краснодардан, Ижаудан, Шуядан, Омскидан, Саратовтан, Өфедән, Стәрлетамактан, Түбән Новгородтан, Яр Чаллыдан һәм Алабугадан галимнәр, Марина Цветаеваның иҗатын өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, журналистлар, иҗади һөнәр ияләре катнашачак.

Программада: пленар утырыш, иҗади очрашулар, концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, презентацияләр һәм иҗат кичәләре.Укуларда 80нән артык кеше катнашачак.

Сентябрьнең 9ыннан 12сенә кадәр шәһәрдә X Халыкара Цветаева укулары үтәчәк. Шул көннәрдә үк «Волошин сентябре» ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.А.Волошин исемендәге «Мәңгелек аша диалог» Халыкара Әдәби фестиваль узачак. Алар Марина Цветаеваның тууына 130 һәм Максимилиан Волошинның тууына 145 ел тулуга багышлана.

Чаралар ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга районы, Алабуга дәүләт музей-ядкарлеге, КФУның Алабуга институты тарафыннан РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы, Кырым Республикасының «М.А. Волошин киммериясе» тарихи-мәдәни, мемориаль музей-ядкарьлеге, «Волошин сентябре» фонды булышлыгы белән оештырыла. 

Укуларда 80нән артык кеше: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Казаннан, Курсктан, Самарадан, Краснодардан, Ижаудан, Шуядан, Омскидан, Саратовтан, Өфедән, Стәрлетамактан, Түбән Новгородтан, Яр Чаллыдан һәм Алабугадан галимнәр, Марина Цветаеваның иҗатын өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, журналистлар, иҗади һөнәр ияләре катнашачак.

Программада: пленар утырыш, иҗади очрашулар, концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, презентацияләр һәм иҗат кичәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев