Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңартылган Ленин мәйданында Раштуа ярминкәсе ачылды

26 декабрьдә яңартылган Ленин мәйданында массакүләм күңел ачу чарасы узды – биредә Раштуа ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә сәүдә итүчеләр кул эшләнмәләре, бал, кондитер әйберләре, кайнар эчемлекләр тәкъдим иттеләр.

Шәһәрнең иҗат коллективлары бәйрәм кунакларының һәм алабугалыларның күңелен ачты. Барлык шәһәр халкын бәйрәм белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.
— Бернигә дә карамастан, без әлеге мәйданны төзекләндердек. Әлбәттә, шәһәр башкарма комитеты һәм Алабуга музей-ядкарьлеге катнашында. Ниятләребезне тормышка ашыруыбызга мин шат. Киләчәктә безнең бурыч — биредә матур агачлар үстерү. Иң мөһиме — халык бирегә килә һәм бүген дә бәйрәм геройлары белән бергә күңел ачалар. Алабугада чаралар үткәрү өчен тагын бер территория барлыкка килүгә без бик шат. Бу якынлашып килүче Яңа елны каршылау өчен очрашу ноктасы, — диде Рөстәм Нуриев.
Ленин мәйданы буенча алабугалылар озак вакыт фикер алышты. Кемгәдер анда үзгәрешләр ошады, кемгәдер юк. 
— Иске мәйданның үз имиджы булды, яңасының — икенче, активлык имиджы бар. Бу Раштуа ярминкәсе әлеге территориядә даими ярминкәләргә старт бирер дип өметләнәм. Монда җырлар, биюләр, үз товарлары белән сәүдә итүчеләр булсын. Рәссамнар белән без Ленин мәйданын скульптура композицияләре белән җиһазландыру турында фикер алышабыз. Шәһәр архитекторы Илнара Гыйләҗева безнең барлык тәкъдимнәрне дә ихлас күңелдән хуплый, һәм мин аларның барысы да тормышка ашырылыр дип өметләнәм. Мин шундый матур идея өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка бик рәхмәтле. Музей-ядкарьлек исеменнән барлык алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм, барыгызга да сәламәтлек һәм барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телим, — диде Гөлзада Руденко.
Ярминкәдә бәйрәм сәүдәсе гөрләде. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, төрле бәйге һәм уеннарда катнашты. Балалар кечкенә машиналарда, "Лондон автобусы"нда утырып йөрде, батутларда сикерә һәм тауларда шуа алды. Күңелле музыка, шашлык исе һәм кунакларның күтәренке кәефе бәйрәм мохите тудырды.
Ленин мәйданында Раштуа ярминкәсе 31 декабрьгә чаклы һәр көнне сәгать 16.00дән 18.00гә кадәр эшләячәк, ә Яңа ел бәйрәмнәре 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев