Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатына нәтиҗә ясадылар

Бу чемпионат барышында Алабуга районыннан 20 конкурсант 17 компетенция буенча катнашты һәм бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. 

15 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) төбәк чемпионаты узды, ул яшь белгечләрне һәм танылган һөнәр осталарын, мөгаллимнәрне һәм эш бирүчеләрне, предприятиеләрне һәм оешмаларны берәштерә. WorldSkills яшь профессионалларга көндәшлеккә сәләтлелек көрәшендә катнашып, яңа тәҗрибә алырга һәм сайланган компетенциядә ничек алдынгылыкка ирешергә кирәген белергә мөмкинлек ала. 

Алабуга политехника көллияте бу хәрәкәттә ел саен катнаша, чөнки ул эшче һөнәрләрнең абруен һәм ярышта катнашучыларның һөнәри күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

WorldSkillsта ирешкән нәтиҗә — һөнәри белем учреждениесендә хәзерлек сыйфатының иң яхшы күрсәткече.

Бу чемпионат барышында Алабуга районыннан 20 конкурсант 17 компетенция буенча катнашты һәм бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Алтын бүләккә: Н.Д.Ямщиков («Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү»); Д.И.Сабитов («Автомобильләрне буяу»); Д.Е.Федь («Полимеханика һәм автоматлаштыру»); И.Ф.Сабирҗанов («СПИле (ЧПУ) станокларда кыру эшләре») лаек булды.

Көмеш бүләкләр: А.М.Макаров («Автомобильләрне буяу»).
Бронза алучылар: Ф.С.Филатов («Металл корылмалар җитештерү»); М.И.Кашинцев («Эретеп-ябыштыру ысуллары»); Р.Р.Илаев («Роботлаштырылган эретеп-ябыштыру»); Е.Р.Романов («СПИле (ЧПУ) станокларда фрезер эшләре»); Ю.А.Балобанова («Лаборатор химия анализы»).

Алабугалыларның мәктәп укучылары көч сынаша торган WorldSkills Russia юниор ярышларында да катнашуы инде гадәткә керде. Көллияттә оештырылган «Автомобильләрне буяу» (Юниор) компетенциясе буенча ярышларда иң яхшы нәтиҗәгә Р.А.Городсков иреште, 2нче урынны Е.А.Савин, 3нче урынны — В.Р.Шевель, 4нче урынны — Н.А.Гафаров яулады. Бу егетләрнең барысы да 2нче урта мәктәптә укый. Республикабызның башкаласында узган «Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү» (Юниор) компетенциясендә 8нче мәктәп укучысы А.У.Ильясов җиңде. 

Төбәк чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерлары − Н.Д.Ямщиков, Д.И.Сабитов, Д.Е.Федь, И.Ф.Сабирҗанов Татарстанның киңәйтелгән җыелма командасы составына керделәр, алар 2022 елда Саранскида булачак милли чемпионатта республика данын яклап ярышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев