Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Яшел Алабуга» чарасы узды

Акциядә «Барс» яшьләр үзәге, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе катнашты.

Акция кысаларында шәһәрнең Нечаев урамында, Тынычлык проспектында агачлар утырттылар. Үсентеләрне Алабуга питомнигыннан алып кайтканнар.
− Без бүген, уртак көч белән, әлеге урамнарда агачлар утыртырга чыктык. Биредә инде миләшләр үсә, әмма аларның бер өлеше коры җәй аркасында һәлак булды, − ди «Яшь гвардия» штабы башлыгы Роман Епанешников.
Алабуга районы Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең яшелләндерү бүлеге башлыгы Нелля Галанина билгеләп үткәнчә, утырту октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 30 юкә һәм 143 миләш утыртылачак. Нефтьчеләр проспекты буенча юкәләр үсәчәк.
− Бүген без 50 миләш үсентесе утыртырга планлаштырабыз. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, яшелләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, көзен үсентеләр язга караганда яхшырак үсеп китә, − дип сөйләде Нелля Галанина.
Акциядә «Барс» яшьләр үзәге, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе катнашты.
Үткән шимбәдә Яр буе урамында активистлар таллар утыртты. Бу районда Иван Шишкин заманында кайчандыр шундый ук агачлар үскән булган.
Яшь агач үсентеләрен утырту элегрәк башланган иде. Шул рәвешле, шәһәр урамнарын яңа агачлар бизи. Элегрәк шәһәрне чыккандагы юл кырларына наратлар, Мәрҗани урамында «Роялти» декоратив сортлы 160 алмагач үсентесе утыртканнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев