Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Яшьләр вакыты» республика акциясе узды

Алабуга акциянең үзенә күрә экваторына әверелде.

Акция кысаларында «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» маркеты, «Кайтам» белем бирү программасы, Алабуга районында һәм Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итү чаралары турында лекция узды. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасын каршылау бик матур үтте.
Оештыручылар сүзләренә караганда, «Яшьләр вакыты» яшьләр автобус туры 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр белән очрашу өчен Татарстан Республикасының барлык 45 районы буенча узачак. Әлеге тур барышында оештыручылар лекцияләр үткәрәчәк, уңышлы проектлар, яшьләр идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр турында сөйләячәк һәм грантлар алырга ярдәм итәчәк.
— Бу акция кысаларында без берничә мәйданчыкта эшлибез — «Кайтам», «Мөмкинлекләр территориясе», «Безнең район», «Эшлим». Без Татарстанга кайткан һәм үз проектларын һәм бизнесларын уңышлы үстерүче яшь кешеләр хакында, Татарстанда дәүләт программалары һәм яшьләргә ярдәм чаралары турында сөйлибез. Шулай ук районда тормышны яхшырту буенча идеяләрне тыңлыйбыз, республика җитәкчелегенә проектларны тәкъдир итәргә булышабыз. «Мөмкинлекләр маркеты» мәйданчыгында яшьләр үзләренең потенциалын ача ала. Безнең акциянең төп моменты — проект сессиясе. Биредә яшьләрнең үз инициативаларын, идеяләрен, проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Алга таба әлеге проектлар буенча карар шәһәр җитәкчелеге һәм, әлбәттә, яшьләрнең үз дәрәҗәсендә кабул ителәчәк. Проектларны реализацияләүгә шунда ук, чарада кабул итү очраклары да була. Шулай ук проектлар буенча тавыш бирү дә уза. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга яшьләре бик актив. Аларның идеяләре төрле — экология, туризм, ирекле хезмәт, сәламәт яшәү рәвеше, иҗат. Бу бик куандыра, чөнки яшьләр үз инициативалары турында сөйләргә курыкмый, үз районнарын яхшырак итәргә омтыла. Безнең командада Яшьләр эшләре министрлыгыннан, ведомство карамагындагы учреждениеләрдән яшьләр, шулай ук республика проектларыннан чыккан кешеләр бар, — дип сөйләде «Яшьләр вакыты» акциясенең автобус төркеме җитәкчесе Кадрия Бугрова. 
Алабуга акциянең үзенә күрә экваторына әверелде. Бу инде «Яшьләр вакыты» автобусы кайткан 24нче район. Билгеләп үтик, акция алты атна дәвамында уза. Оештыручылар 15әр кешелек ике командага бүленгән. Төркемдәге һәр катнашучы үз юнәлеше өчен җавап бирә. Кадрия Бугрова сүзләренә караганда, гадәттә команда көненә берьюлы ике районга йөри, әмма бу көнне алар нәкъ менә Алабуга яшьләре белән эшләүгә багышланган.
Сүз уңаеннан, акциядә «Юлдаш» Туризм үзәге педагоглары һәм «Алабуга скаутлары» балалар берләшмәсеннән балалар да катнашты. Алар өчен «Безнең район — киләчәк образы» проект сессиясендә катнашу аеруча мөһим булды. Туризм үзәге «Полигон» иҗтимагый оешмасы белән берлектә биш проект тәкъдим итте: «Онытылган авыллар истәлеге» (Даниил Локтев), «Минем туган ягым Татарстан. Алабуга шәһәре» (София Зәйдуллина), «Өлкән скаутларның хезмәт отряды» (Арсений Самоныкин), «Алабуга — Татарстан Республикасы балалар туризмының терәк пункты» (К.Г. Рәхмәтуллин), «Тонкое дело» (Е.А.Шмотова). Барлык проектларга да сессиядә катнашучылар тарафыннан югары бәя бирелде, ә «Тонкое дело» проекты безнең районның иң мөһим социаль проекты сертификаты алды. «Полигон» яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе, үзәк методисты Камил Рәхмәтуллинга акция нәтиҗәләре буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен» Рәхмәт хаты, ә өлкән скаутларның хезмәт отряды комиссары Даниил Локтевка тамашачылар симпатиясе призы һәм акциянең истәлекле футболкасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев