«Алабугада җәйге кичәләр» фестивале 15-18 июль көннәрендә узачак
Проект җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский.
Быел Алабугада өченче тапкыр Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара музыка фестивале узачак. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы сайтында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ул коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле үткәрелмәгән иде.
Фестивальне 15, 16, 17, 18 июльдә үткәрү күздә тотыла. Проектның җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский.
2019 елда Борис Березовский фестивалендә 46 мең кеше булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев