Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылылык челтәрләренең җир өсте магистрален сүтә башладылар

Эшләр 4 микрорайонда бара.

4 нче микрорайонда Нечаев урамында машина юлы өстеннән үтүче җылылык челтәрләре магистрален сүтәләр.

Искәртеп узабыз, ул вакытлыча урнаштырылган һәм 10нчы йортны җылытуга исәпләнгән булган. Бу йорт микрорайонда беренчеләрдән булып төзелгәнлектән, магистраль челтәрләр булмау сәбәпле, аны вакытлыча схема буенча 4/1 микрорайонына тоташтырганнар. Шул вакыттан бирле шактый еллар үтте, йортлар төзелде, микрорайонның үз челтәрләре барлыкка килде, ә 10нчы йорт һаман да күрше микрорайонга тоташтырылган килеш калды. Хәзер йортны 4/5 микрорайонының җир асты квартал челтәренә тоташтырганнар, ул «Йорт бакчасы» скверы буеннан бара. 

Нечаев урамындагы 16а йорты янындагы җир өсте магистрален дә шундый ук язмыш көтә, ул да вакытлыча урнаштырылган. Аны сүтү эшләре ноябрь ахырына кадәр башкарылачак.

Гомумән алганда, бу эш гидротехниканы яхшырту максатыннан гына түгел, ә шәһәрнең тышкы кыяфәтен матурлау нияте белән башланып китте. Җир өстеннән үтүче иске магистраль аны сизелерлек боза иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев