Алабугада югалган Камил Гыйльметдиновны эзләү дәвам итә
Камил 1 февраль көнне өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.
Алабугада югалган Камил Гыйльметдиновны эзләү дәвам итә. Егет әле дә табылмаган. Эзләүгә иреклеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә кушылган.
Исегезгә төшерәбез, Камил 1 февраль көнне өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Билгеләре: буе 185 см, уртача тән төзелешле, кара чәчле, күзләре коңгырт-кара. Камил медицина ярдәменә мохтаҗ. Ул капюшонлы зәңгәр куртка (спецовка), соры җылытылган чалбар, кара итекләр, кара-зәңгәр бәйләнгән башлык кигән.
«Хәзерге вакытта кайда гына булсагыз да, әйләнә-тирәгезгә игътибар итегез: урамда, тукталышта, йорт янында, үз бакчагызда, гаражда, подъездда, подвалда яки чарлакта.
Камилне таныган очракта 8-917-899-07-86 номерына яки 88007005452 номеры буенча кайнар линиягә, яки 02 номеры буенча полициягә шалтыратыгыз! Безгә теләсә нинди мәгълүмат мөһим. Үтенеп сорыйбыз, үтеп китмәгез», — дип яза Камилнең абыйсы социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев