Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юллардагы чокыр-чакырларны ямый башлаячаклар

Эшләр 4 апрельдән башлана.

Яз юл һәм тротуарлар өслеген ача, бу вакытта көтелмәгән чокыр, убылган урыннарга тап буласың, ләкин бу проблеманы тикшереп торалар: шәһәр-район юлларындагы чокырларны ямау апрельдән башлана. Аны Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе башкарачак. 28 мартка тәгаенләнгән эш, һава торышы аркасында, апрельгә күчерелде. 194 квадрат мәйдандагы юл өлешен төзекләндерүгә 23 тонна «салкын» асфальт китәчәк. Башлап үзәк урамнарны (105 квадрат метр) яңартачаклар. Урамда алты градустан да күбрәк җылылык була башлагач, «кайнар» асфальт белән ремонтлауга күчәчәкләр. Болай юлларның 1231 квадрат метры төзекләндереләчәк. Барысына бергә җирле бюджеттан 1 миллион 877 мең сум акча бүленгән.
«Алексеевскдорстрой» ҖЧҖнең Алабуга бүлеге башлыгы Динар Җаббаров әйтүенчә, район юлларында чокырларны ямау , һава шартлары мөмкинлек бирсә, 5 апрельдән башланачак.

— Үткән ел белән чагыштырганда, юлларда хәл начар түгел. Быел юлларның Алабуга-Гари-Абалач-, Алабуга-Лекарево-Армалы, Татар Дөм-Дөме-Яковлево-Олы Шүрнәк өлешендә чокырлар ямау ниятләнгән. Аларга тотыласы асфальтның якынча күләме — 1000 тонна. Нык таушалган урыннарга өстенлек биреләчәк. Һава температурасы 20 градуска җиткәч, чокыр ямауның башка төренә күчәчәкбез, — дип аңлатты Динар Җаббаров.

Шәһәрдә дә, районда да юл төзекләндерү эшләре көзгә кадәр барачак.
Алабуганың Чапаев, Бакый Урманче урамнарында, Тынычлык проспектында, Танайка шоссесында, Пролетар, Әйләнеч шоссе, Мәрҗани урамнарында, Нефтьчеләр проспектында, Максим Горький, Яр Чаллы шоссесы, Тугаров, Болгар, Интернациональ, Разведчиклар, Төзүчеләр урамындагы юлларда чокырлар ямалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев