Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Үзбәкстан Президенты сайлауларына алдан тавыш бирү оештырылды

2021 елның 24 октябрендә Үзбәкстан Республикасында Президент сайлаулары үткәреләчәк.

Шул уңайдан Татарстанда да республикабызда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына үз илләренең Президенты вазифасына үзләре теләгән кандидатлар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. 
− 24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлау безнең Казандагы Генераль консуллыгында узачак, анда 34нче сайлау участогы ачылды. Без барлык гражданнар да бу көнне тавыш бирә алмавын аңлыйбыз, шуңа бәйле рәвештә, Сайлау кодексы нигезендә, гражданнар өчен алдан тавыш бирү үткәрелә. Ул 14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр узачак, − дип аңлатты Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фәриддин Насриев.
Аның сүзләренчә, тавыш бирү Үзбәкстан гражданнары күп яшәгән торак пунктларда уза. 
Әлеге мөһим чарадан Алабугада яшәүче үзбәкләр дә читтә калмады. Алар өчен «Иллюзион» кинотеатрында сайлау участогы булдырылды һәм Президент сайлауларында катнашу мөмкинлеге бирелде. Алабугада 300дән артык Үзбәкстан гражданы яши.
Сабина Ташходжаева бер ай элек гаиләсе белән Алабугага күченеп кайткан. 
− Тавыш бирү, сайлау мөмкинлеге булу бик яхшы. Һәрбер кешенең тавышы исәпкә алынуы мөһим, − диде ул.
Билгеләп үтик, бүген Татарстанда 20 меңнән артык тугандаш республика гражданы яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев