Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Зур этнографик диктант яздылар

Әлеге акциядә алабугалылар онлайн рәвештә катнаша алды, шулай ук 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә диктант язу мөмкинлеге бар иде.

3сеннән алып 7 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Зур этнографик диктант−2021» дигән халыкара акция үткәрелә. Илебездә яшәүче халыклар, аларның тарихы, гореф-гадәтләре хакында белемнәрне тикшерергә мөмкинлек тудыручы әлеге акция быел илебездә алтынчы тапкыр уза. 
Әлеге  акциядә алабугалылар онлайн рәвештә катнаша  алды, шулай ук 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә диктант язу мөмкинлеге бар иде, чара барлык санитар таләпләрне үтәп узды.
Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау — гомуми, 10 сорау — һәр субъект өчен махсус. Диктантны 45 минут дәвамында яздылар. Барлык биремнәр өчен гомуми балл — 100.
Ниндирәк биремнәр чишәргә туры килде, катлаулы идеме алар, катнашучылар әлеге акцияне үткәрүнең нинди әһәмиятен күрәләр — бу хакта «Алабуга нуры» газетасының алдагы санында укыгыз. 
3-7 ноябрьдә теләге булган һәркем онлайн рәвештә Зур этнографик диктантның рәсми сайты https://2021.miretno.ru/  аша үз белемнәрен тикшереп карый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев