Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы бакча җәмгыяте юллы булачак

Тиздән «Сизовец» бакчачылык ширкәтендә асфальт юл барлыкка киләчәк.

Бу бакчачыларга ярдәм итү буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Дүрт ел элек ТР Президенты йөкләмәсе буенча республиканың муниципаль берәмлекләренә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре исемлеген, аларның инфраструктур торышын билгеләү йөкләмәсе бирелде. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә (СНТ) республика бюджетыннан ярдәм итүгә акча бүлеп бирү турындагы карар 2016 елның көзендә, ТР Президенты Дәүләт Советына чираттагы юлламасын игълан иткәннән соң кабул ителде. Моңа кадәр Бакчачылар берлеге аша республиканың бакчачылык хәрәкәте активистлары берничә ел коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме кирәклеге турында сөйләде — ширкәтләрнең күбесе инде 1960-70 елларда төзелгән, һәм кайбер чыгымнарны мөстәкыйль рәвештә күтәрү аларның хәлләреннән килми. Бу электр, су белән тәэмин итүгә, юлларга кагыла, 2019 елдан каты көнкүреш калдыкларын саклау һәм чыгару мәсьәләсе бик кискен торды.
Бу максатларга республика бюджетыннан өч елга — 2019 елдан 2021 елга кадәр — 1 миллиард 650 миллион сум, ягъни елына 550әр миллион сум акча бүлеп бирелгән.
— Үз вакытында Алабугада шәһәр Бакчачылар берлеге оештырылды, җаваплы кеше билгеләнде. 2019 елда безнең район әлеге программага керде. Без 25 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтен билгеләдек, аларның 8е программага эләкте һәм 14 миллион 400 мең сумлык эшләр башкарылды. Бу — су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар булдыру һәм электр белән тәэмин итү. Быел программага 5 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте кертелде. Иң проблемалы мәсьәлә — юлларны ремонтлау. Быел Алабуга районы «Дружба» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтеннән "Сизовец«ка кадәр 800 метр озынлыктагы юлны ремонтлау планына кертелде. Гомумән алганда, аны төзүгә 12 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук бу юлның нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе күтәрелде. Эш шунда, бу юл дүрт бакчачылык җәмгыяте — «Дружба» (өлешчә), «Сизовец», «Нефтяник» һәм «Монтажник» аркылы, шулай ук Танайка-2 микрорайоны аша уза. Бу юлның шәһәр инфраструктурасының бер өлеше булуын исәпкә алып, махсус комиссия тарафыннан биредә асфальт җәю турында карар кабул ителде. Бүген инде эшләр башланды, нигез әзер диярлек. Юлның гомуми киңлеге — 8 метр, каты өслек — 4,5 метр. Бу ара машиналар йөри алсын өчен җитәрлек. Август уртасына эшләрне төгәлләргә ниятлибез. Юл эшләрен «Алексеевскдорстрой» оешмасы башкара — үз эшенең осталары, — дип сөйләде ТР Бакчачылар берлегенең Алабуга район бүлекчәсе җитәкчесе Әсхәт Мостафин.
Башлангыч план нигезендә бакчачыларга ярдәм итү программасы өч елга — 2017 елдан 2019 елга кадәр исәпләнгән иде. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең 2020-2021 елларга бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын капиталь ремонтлау буенча уңышлы республика программасын озынайту тәкъдимен хуплады. Республика ел саен дача бистәләрендә һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә юлларны, электр челтәрләрен һәм су үткәргечләрне ремонтлауга 550әр миллион сум акча бүлеп бирүне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев