Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы «Дома Ждут» гуманитар остаханәсе — алгы сызыктагы сугышчыларга теләктәшлек һәм ярдәм символы

Гуманитар остаханә волонтерлары: «Безгә теләсә нинди ярдәм мөһим».

Наталья Рябушева — «Дома Ждут» берләшмәсен оештыручы. Ул махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк волонтерлык эшчәнлегенә кушылып, гуманитар конвойлар оештырды. Башта остаханәләрне Наталья ике урында ача: өендә һәм үз кибете офисында. Биредә ул үз акчасына тегү машиналарының беренче партиясен сатып ала һәм маскировка челтәрләре ясау өчен станок урнаштыра.

— Башта без шунда йөрдек — тектек, маскировка челтәрләре ясадык, — дип сөйли «Дома Ждут» волонтерларының берсе Гөлнур Трущина. — Узган ел остаханә Тынычлык Проспекты, 34 адресына күчте. Үз көчебез белән ремонт ясадык — барысын да юдык һәм чистарттык, обойларны һәм линолеумны алыштырдык.

Гуманитар остаханәдә көн саен эш кайный (ял көннәре монда юк): дистәләгән волонтерлар махсус операциядә катнашучылар өчен әйберләр тегәләр, кисәләр һәм комплектлыйлар. Бу күп катламлы антидрон одеяллар, кыр аптечкалары, толстовкалар (снуд һәм җылы башлык белән комплектта), маскировка челтәрләре.

— Элек без шулай ук окоп шәмнәре ясый идек, әмма хәзер бу җитештерүне Алабуга авылларының берсенә күчерделәр — биредә, бу биналарда безнең аларны ясау мөмкинлегебез юк, — ди тагын бер волонтер Вера Кирьянова. — Хәзер без нигездә җылы әйберләргә, челтәрләргә һәм пилотсыз очкычлардан саклау чараларына күчтек.

Барлык волонтерлар да үзләренең игелекле хезмәтләрендә бары тик МХО сугышчыларының теләкләрен исәпкә алып эш итәләр, шуңа күрә аларның эшләнмәләренә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Еш кына аларны башка гуманитар посылкалар белән бергә җибәрәләр. Шулай ук остаханәгә кунакка «Дома Ждут» волонтерларының берсе ире, улы яки махсус операция зонасыннан ялга кайткан башка туганы белән бергә килергә мөмкин — һәм аларны моннан буш кул белән җибәрмиләр.

«Дома Ждут» остаханәсе шәһәр һәм районнан ике йөздән артык кешене берләштергән — аларның күбесе өйдә эшләп, остаханәгә әзер эшләнмәләрен алып киләләр. Мәсәлән, "коры аш"лар ясаучы Алабуга хатын-кызлары шулай эшли дә. Алар дегидраторларда тавыкның түш итен, шул исәптән башка волонтерлардан килгән яшелчәләрне киптерәләр һәм төрле аш җыелмаларын ясыйлар. Бу вакытта рецептура катгый үтәлә — граммның уннан бер өлешенә кадәр төгәллек белән.

Волонтерлар "коры аш«та бары тик тавык итен генә куллана. Бу ит диетик булып санала һәм җиңел үзләштерелә, моннан тыш, сугышчыларның дини үзенчәлекләре дә исәпкә алына.

Аш җыелмалары кибетнекенә караганда күпкә күләмлерәк, аларны солдатлар гомуми котелокта пешерә алсын өчен махсус зур итеп ясыйлар.

Гуманитар остаханә волонтерларының күбесе — пенсионерлар. Ләкин монда шулай ук яшьләр дә, урта яшьтәге кешеләр дә ярдәмгә килә. Шундый алыштыргысыз ярдәмчеләрнең берсе — тегү машиналарын ремонтлау буенча белгеч Әхмәт Галимов. Ул «Дома Ждут» эшчәнлегендә өч ел элек, остаханә үз эшен башлаганда ук катнаша башлаган.

— Мине тегү машиналары яки оверлоклар ватылганда чакыралар, мин ватылуны төзәтү өчен һәрвакыт тизрәк килергә тырышам, — ди ул. — Ә проблемалар еш була, җиһазларга йөкләнеш зур бит.

Шул ук вакытта Әхмәт Галимов әлеге остаханәдәге тегү машиналарын гына түгел, өйдә тегүче башка волонтерларның техникасын да бушлай ремонтлый.

Әгәр сез дә бу эшкә үз өлешегезне кертергә телисез икән, «Дома Ждут» штабына килегез — волонтерларга теләсә нинди ярдәм мөһим. Барлык материалларны Наталья Рябушева һәм башка иганәчеләрдән кергән акчаларга сатып алалар. Моннан тыш, волонтерлар да «бюджет»ны тулыландыруга үзләренең көчләреннән килгәнчә өлеш кертә.

Сез «Дома Ждут» остаханәсенә Гөлнур Трущинаның 8 (917) 254-00-70 телефонына бәйләнгән Сбербанк картасына көчегездән килгәнне күчереп ярдәм итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев