Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан «Старшина» позывнойлы прапорщик яңадан контракт төзегән

«Старшина» позывнойлы хәрби яңадан МХО зонасына җыена. Ул аннан апрельдә, контракт вакыты чыкканнан соң кайткан.

МХО зонасында ул бер елдан артык була. Ә тулаем алганда, хәрбинең тәҗрибәсе зур — 20 елдан артык. «Старшина» позывнойлы прапорщик ачыктан-ачык: «Дөньялар тыныч булмаган чакта бер урында гына утыра алмыйм», дип әйтә.

‒ Ватанпәрвәрлек минем өчен буш сүз түгел. Мин, чыннан да, бөтен күңелем белән үз илемнең язмышы өчен бик борчылам. Ул хәзер куркыныч астында. Өстәвенә, мин десантчылар девизы рухында тәрбияләндем, — дип уртаклаша ул.

«Старшина» моннан дүрт ай элек өенә кайткан. Ләкин яңадан анда барырга ниятли. Военкоматка үзенең нияте турында хәбәр итәргә һәм контрактны озайтырга килгән ул. Өстәвенә, аны хезмәттәшләре дә анда көтә булып чыкты.

‒ Беркөнне комбат шалтырата, «Ял итеп армадыңмы әле?» ди. (елмая. — автор искәрмәсе). Мин бит махсус хәрби операция зонасында эшләдем, сугышчыларга ярдәм иттем, аларны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин иттем: тәмәкедән алып башкаларына кадәр. Яковлевка, Триполье, Покровское, Владимировка турында ишетеп кенә белмим... Үз тәгәрмәчләремдә. Үз аягымда. Мин батальон старшинасы. Алгы сызыктагы егетләрне тәэмин итәргә тиеш идем, — ди «Старшина».

«Иптәш старшина» әйтмешли, ул гомере буе «даими хәрби». СССР заманында ук прапорщик булып хезмәт итә башлый. Аның хәрби карьерасында Таҗикстан да, Кырым да бар. Пенсия алдыннан Тулада да булган. Пенсиягә яше буенча чыккан. Ә аннан... Контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. Башкача булдыра алмыйм, ди.

Ул — хәрбиләр династиясеннән. Аның олы улы хәзер Севастопольдә, диңгез пехотасында хезмәт итә. Күптән түгел генә лейтенант погоннары алган. Бабасы — майор, әтисе-медицина хезмәте генерал — майоры, туган абыйлары — полковниклар. Өлкән прапорщикның хатыны хәрби чолганышка күнеккән инде. Ире белән бәхәсләшми. Аны кире күндерергә мөмкин түгел икәнен яхшы белә.

‒ Мин гомерем буе армиядә. Башка тормыш барлыгын аңлыйм, ләкин мин хәрби тормышка күнеккәнмен. Хезмәттә мин үземне судагы балык кебек хис итәм. Шуңа күрә миңа монда тыныч түгел, күңелем хезмәткә ашкынып тора, — ди батыр. Күп санлы медальләре арасында «За отвагу», «За укрепление боевого содружества», Жуков медале, «За отличие на учениях» һәм башкалар бар.

Героебызның кече улына нибары 11 яшь. Әлбәттә, малай әтисен сагына. Ләкин әтисе аңа, синең бабаң Рейхстаг диварларында имзасын калдырган, һәм әтиең дә моны эшләргә тиеш, дип аңлата.

***
Ел башыннан Алабуга хәрби комиссариатыннан МХО зонасына 150дән артык контрактчы киткән. Егетләр барысы да хезмәтне лаеклы үтәләр, дип билгеләп үтте Алабуганың баш хәрби комиссары Николай Битюков.

‒ Контракт буенча хезмәт итәргә баручылар бар. Аларның һәрберсенең үз мотивлары, әмма максат — бер, җиңү һәм, әлбәттә, тыныч күк астында яшәү, — ди Николай Битюков. 

Николай Битюков аңлатканча, кандидат бер елга контракт төзи. 
Кандидатларга таләпләр: тиешле сәламәтлек. Хезмәткә хроник һәм психик авырулы ир-атлардан башка барысы да кертелә. Яше: соңгы чик — 63 яшь һәм 11 ай. 

Николай Битюков МХО зонасында хезмәт итүчеләргә түләүләр һәм башка ярдәм чаралары турында искә төшерде. Татарстанда контракт төзегән кешегә түләү 1 миллион 700 мең сумны тәшкил итә. Аларның зур өлеше республика акчасы, 400 меңен РФ Оборона министрлыгы бер тапкыр бирә, һәм 300 мең сумга кадәр түләү − муниципалитеттан. Һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү — 20 мең сумны тәшкил итә.

‒ МХО зонасында айлык акчалата түләү − 210 мең сум, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына айлык түләү — 4184 сум. Моннан тыш, МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен чираттан тыш медицина тикшерүе, түләүсез психологик ярдәм, югары уку йортларында бюджетта уку, МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары, 2025 елның 1 гыйнварыннан башлап өстенлекле эшкә урнашу кебек мөмкинлекләр тудырыла. Бу ташламаларның бер өлеше генә, — дип хәбәр итте Николай Битюков.

Әгәр сезне контракт буенча хезмәт кызыксындырса, түбәндәге телефоннар буенча шалтырата аласыз: 8 (965) 589-78-47, 8 (85557) 7-86-40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев