Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан Украина халкына тушенка тутырылган 94 тартма җибәрәчәкләр

Мондый карарны район башлыгы Рөстәм Нуриев кабул итте.

Алабуга ит-консерв комбинаты һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтәчәк.

Мондый карарны район башлыгы Рөстәм Нуриев кабул итте. Украина халкына Алабуга тушенкасы тутырылган 94 тартма җибәрәчәкләр. Сүз уңаеннан, консерв ясау өчен итне район авыл хуҗалыгы предприятиеләре бирде.

Ит-консерв комбинаты директоры Равил Фазлиәхмәтов сөйләвенчә, шушы көннәрдә консервлар әзерләнә һәм җомга көнне алар җибәрүгә әзер булачаклар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Косов әйтүенчә, мондый хәйрия акциясендә районның алты агрофирмасы — «Яшь Көч» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Яңа Юраш» агрофирмасы» ЯАҖ, «Әхмәтҗанов» КФХ, «Мир» ҖЧҖ, «Светлая долина» ҖЧҖ һәм «Колос» комплекслары катнашты. Ит-консерв комбинатына алар берешәр сыер бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев