Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага Калифорниядән үзенчәлекле гитара кайтартканнар

Уен коралын алып кайту район башлыгы ярдәме белән мөмкин булды. 

«Алабуга музыкантлары һәм шагыйрьләре союзы» шәһәр оркестрында үзенчәлекле яңгырашлы һәм сыйфатлы гитара пәйда булды. Гадәттән тыш музыка коралын Калифорниядән үк кайтартканнар. 

− Бездә шундый гитара буласы төшемә дә кермәде. Китерүләренә, туктап кала алмадым һәм аны үптем, − дип елмаеп сөйли коллектив җитәкчесе Владимир Бессмертных. — Бу безнең район башлыгы Рөстәм Нуриев тырышлыгы белән, аның булышуына күрә генә мөмкин булды.

Алабугага кайтартылган GIBSON Les Paul Standard 50s гитарасы музыка дөньясында бик югары бәяләнә. Андый музыка коралында танылган музыкантлар — мисалга, Джефф Бек, Гэри Мур, «Creedence Clearwater Revival» группасы уйный. Гитараны 1959 елдан Калифорния заводы чыгара. Аны сатып алу өчен, музыкантлар чират тора. Шул рәвешле, безнең шәһәргә бәхет елмайды. Хәзер алабугалылар музыка дөньясында эталон булып саналган һөнәри яңгырашны ишетә ала.

− Дөнья музыкасының яртысы шушындый гитарада язылган. Әлеге музыка коралының яңгырашын без һәркөн радио һәм телевизордан ишетәбез. Ул гамәлдә барлык стильләрне дә: джаз, фьюжн, рок-н-роллны башкарырга мөмкинлек бирә, − дип куанып сөйли Владимир Николай улы. 

Бу музыка коралының тышкы күренеше дә аның асылы кебек үк тәэсир иткеч. Владимир Бессмертных әйтүенчә, гитара Калашников автоматы шикелле — карусыз эшли.

Музыкант халык алдында уйнауны эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек бирер вакытка ниятли, ә оркестрның киләчәккә планнары аз түгел. Мәсәлән, Яңа елга онлайн-концерт оештыру, яки видеочыгыш яздыру.

− Шулай ук без хәзер командабызга вокалистлар җыябыз. Белемнәре булу әһәмиятле түгел. Яшьләре — 15-16дан алып. Тыңлап карауга килергә теләүчеләр безне Алабуганың мәдәният идарәсенә шалтыратып таба ала, − ди Владимир Бессмертных.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев