Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага космонавт Александр Лузуткин килеп китте

Космонавтның Татарстанга беренче генә килүе түгел.

Яңа ел ялларында Алабугага Россия Федерациясе Герое космонавт Александр Лазуткин килде. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бортинженер вазифасында ул «Мир» орбита комплексы һәм «Союз ТМ-25» космик кораблендә 1997 елның 10 февралендә космоска очты һәм анда барлыгы 184 көн һәм 22 сәгать булды. 

Быел 8 гыйнварда Александр Лазуткин тормыш иптәше Людмила Владимировна белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял иткән арада, хосусый тәртиптә, Алабугага килде. Әйтүләренә караганда, Татарстанга килүләре беренче тапкыр түгел, ләкин безнең шәһәрдә моңа кадәр булырга туры килмәгән әле. Кунаклар шәһәрне карап йөрде, Иван Шишкинның музей йортында, Марина Цветаева истәлеге йортында, Көмеш гасыр китапханәсендә булдылар. 

Александр Иванович һәм Людмила Владимировна Алабугага тагын җәен килергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев