Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев килде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы быел сайлау кампаниясендә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле нинди үзгәрешләр булачагын сөйләде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Алабугада территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
«Без Татарстанның чикләүләрне бетерүнең өченче дәрәҗәсенә чыгуына шат һәм хәзер күпкә куркынычсызрак булуын аңлыйбыз. Шуңа да карамастан, сайлау участокларында максималь уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдырырга тиешбез», — дип сөйләде Андрей Кондратьев.
Ул шулай ук тагын бер яңалык — Татарстанда йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләде. Бу очракта яшерен тавыш бирү өчен кабина урнаштыру мәҗбүри булачак. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, районнарда яшерен кабиналарны урнаштыру буенча карар Үзәк сайлау комиссиясе киңәшмәсендә кабул ителәчәк. 
Билгеләп үтелгәнчә, йорт яны территорияләрендә участоклар яхшы һава торышы булганда гына эшләячәк.
Биналарда татарстанлылар үз тавышларын сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр бирә алачак. Йорт яны территорияләрендә сайлаучыларны волонтерлар каршы алачак, термометрия үткәрәчәк, битлекләр һәм перчаткалар кулланырга тәкъдим итәчәкләр. Мондый тавыш бирү урынын Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре контрольдә тотачак. Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрьдә узачак. Ишегалларында мобиль сайлау участокларын оештыруга килгәндә, Андрей Кондратьев андыйларның һичшиксез булачагын, ләкин аларга аерым таләпләр куелмаячагын билгеләп үтте. Карар территориаль сайлау комиссияләре дәрәҗәсендә кабул ителәчәк. Әмма контроль, әлбәттә, булачак, барысы да санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, дөрес оештырылырга тиеш.
Әйтергә кирәк, бүген сайлаучылар өчен уңайлы сервислар күп. Шуларның берсе — «Мобиль сайлаучы».
«Мобиль сайлаучы» механизмы сайлаучыга теркәлү урынына бәйсез рәвештә тавыш бирү мөмкинлеге тудыра: бер мандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда — үз сайлау округы чикләрендә; югары вазифаи затларны һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларын сайлауда — үз регионы чикләрендә.
Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, территориаль сайлау комиссиясендә (ТСК), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) — 2020 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр, участок сайлау комиссиясендә (УСК) 2020 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр бирергә мөмкин.
Моннан тыш, Мәскәүдә 30 цифрлы участок эшләячәк, анда шулай ук тавыш бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев