Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы әкияти балык тоткан

Фотодагы кешене алабугалыларның күбесе бик яхшы белән. Бу Андрей Томилин – Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары. Ә менә аның кулындагы балыкка исең китәрлек. Аның зурлыгы хәтта күпне күргән балыкчыларны да сокландыра.

Биш килограммлы 70 саниметрлы чуртан Морт буасында тотылган. Тәҗрибәле балыкчылар Алабуга районында бу урынның иң шәпләрнең берсе булуын беләләр. Менә героебыз да еш кына монда балык тотарга килә икән. Сүз уңаеннан, Андрей Александрович тәҗрибәле балыкчы. Өч дистә елдан артык ул бу һөнәр белән кызыксына. Кармак белән балачактан ук «дус», ди.

Аның бабасы да, әтисе дә балыкчылыкка битараф булмаганнар. Ә хәзер инде Андрейның улы Марк та рәхәтләнеп балыкка йөри. Әтисе тоткан балык малайны, әлбәттә, гаҗәпләндергән. «Мондый «трофей» тотканым юк иде әле», дип уртаклаша Андрей Томилин.

‒ Гаҗәпләндем дип әйтү генә дөрес булмас, балыкның зурлыгыннан мин шок хәлендә калдым. Тартып чыгарганчы, ай-яй тырышасы булды. Янымда булган балыкчылар да миңа ярдәм кирәк икәнен тиз генә аңламадылар, югалып калдылар. Андый балыкның безнең сулыкларда булуына мин үзем дә ышанмадым. Күргәнегезчә, бар икән. Фотоны социаль челтәргә урнаштыргач, миллион сорау яуды, дисәм, алдашмасмын. «Кайдан тоттың? Нәрсәгә тоттың? Кармагың нинди?» кебек сораулар бер-бер артлы яуды, — дип сөйли бәхетле балыкчы Андрей Томилин.

Сүз уңаеннан, шундый әкияти чуртан иң гади блеснага эләккән. Мортның «алтын балыгы» Томилиннарның бөтен гаиләсен гастрономик яктан сөендерәчәк. Бәхетле балыкчы әйткәнчә, ул чуртанны әнисенә алып кайткан, ә ул үз чиратында шул көнне үк туганнарын һәм якыннарын балык котлеты белән сыйлаган: барысына да җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев