Алабугалы Анастасия Айметова: «Алар арасында мин патшабикә!»
Алабугада яшәүче Айметовлар дүрт батыр ул үстерә.
Анастасия Айметова — гаиләдә бердәнбер хатын-кыз. Нәфис ханым янәшәсендә аның яклаучылары — ире Александр, уллары Егор, Иван, Савелий һәм Федор. «Алар арасында мин патшабикә!» — дип шаяра хатын-кыз. «Минем гаиләм — минем терәгем», — дип өсти ул.
Чын ир-атлар бәйрәме − Ватанны саклаучылар көне алдыннан газетабыз хәбәрчесе бер матур хатын-кызга алты ир-ат туры килгән гаиләдә булып кайтты.
Анастасия һәм Александр бер-берсен яшьлекнең иң матур мәлендә, икесенә дә егермедән чак кына артык чагында очраталар. Ул вакытта икесе дә бер оешмада эшли алар. Беренче караштан ук Анастасиягә гашыйк булган егет инде тыныч кына эшли дә алмый, буш вакыты булуга, шунда ук сак хезмәте бүлмәсенә кереп, анда урнаштырылган видеоэкраннан сөйгәнен күзәтә. «Һич карап туя алмадым үзенә», − дип сөйли Александр. «Каравың җиткән инде менә» — дип көлә тормыш иптәше.
Шулай итеп, 2009 елның нояберендә Алабугада яңа гаилә туа.
Шаян-шук, уңган малайлар
Гаиләнең күп балалы булачагы һәм гел малайлардан гына торачагы турында, әлбәттә, ул вакытта уйламыйлар әле. Тора-бара ишәяләр, Айметовлар гаиләсендә бер-бер артлы малайлар дөньяга килә. Аларга хәзер 13, 12 һәм 10 яшь. Төпчекләре — Федор гына әле мәктәпкәчә яшьтә.
Шуңа карамастан, шук малай үзен өйдә хуҗа дип саный. Хәер, моңа беркем дә каршы килми. Айметовлар гаиләсендә барысы да үзара дус-тату, бергә бәхетлеләр. Балаларның исемнәренә килгәндә, сабыйларга исем бирү бәхете һәркемгә тәтегән. Өлкән улларына исемне — әниләре, икенчесенә әтиләре кушкан, өченче улларына бергәләп исем сайлыйлар, ә төпчекләренә аны әбиләре кушкан. Кыскасы, бу гаиләдә һәрнәрсәдә бердәмлек бар. Гаиләнең девизы да: «Бердәмлектә — көч!»
Уллары — горурлык һәм таяныч
Анастасия Юрьевна һәм Александр Васильевич үз уллары белән горурланалар. «Алар безнең төп таянычыбыз,» — диләр бәхетле әти һәм әни. Малайларның иң өлкәне дә, уртанчы һәм кечеләре дә өй эшләрендә булыша. Аймәтовларның һәркайсының үз вазифалары бар икән. Кемдер бүлмә җыештыра, кемдер идән юа, кемдер чүп чыгара. Кагыйдә буларак, бөтен эшне график буенча бүләләр. Малайлар үзләре ризык та әзерли белән икән. Ачыкланганча, бу гаиләдә иртәнге аш — әнидән, ә менә төшке һәм кичке ашлар — ир-егетләрдән. Монда берәү дә эштән качмый. Чын ирләр компаниясендә әниләре дә җиңел һәм матур яши. «Балалар дөрес тәрбия алганда, тормыш иптәше дә һәрнәрсәдә ярдәм итеп торганда, малайларны үстерү кыен түгел. Бездә боларның барысы да бар, мин бик бәхетле,» — дип уртаклаша Анастасия Юрьевна. «Миңа аларны контрольдә тотарга гына кала. Әлбәттә, хуҗа булырга тырышмыйм, ләкин патшабикә статусы миңа ошый,» − дип көлә хатын-кыз.
Һәр ир-ат тормышында армия булырга тиеш
Гаилә башлыгы Александр үз вакытында 2 ел армиядә хезмәт иткән. Аның хәрби хезмәте Севастополь шәһәрендә, диңгез флотында үтә. Ир-ат фикеренчә, һәр ир-егет армиядә чыныгырга тиеш. Шуңа күрә аның уллары, һичшиксез, солдат формасын киячәк, ул моны төгәл белә. Малайларның үзләре барысын да аңлый — шулай тәрбияләнгәннәр. Ә төпчекләре Федяның хыялы да хәрби булу икән. «Шуңа өйдәгеләргә дә команда биреп йөри инде, күрәсең,» − дип көлә Айметовлар. Ата-аналар балачактан ук улларында батырлык, җаваплылык, дөрес карарлар кабул итә белү кебек мөһим сыйфатларны тәрбияли ала.
Гаилә традицияләре
Июльнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә торган Хәрби диңгез флоты көне (ВМФ) бу гаиләдә иң яраткан бәйрәм. Әлбәттә, бу традициягә нигез салучы — өлкән Айметов. Батыр диңгезче әтиләре гаиләдә һәркемдә бу патриотик бәйрәмгә мәхәббәт уята алган. Бу көнне Айметовларның һәммәсе, тельняшкалар һәм беретлар киеп, бәйрәмгә чыга, символик флаг куелган машиналары белән шәһәрдә узучы массакүләм автоузышка кушыла. Басма геройларына бу гаилә традициясе бик ошый.
Моннан тыш, Айметовлар ирләр командасының тагын бер уртак мавыгуы да бар, ул да булса — балык тоту. Ә бөтенесенә уртак бер эш турында сорауга, алар бертавыштан: «Бәрәңге алу!» дип җавап бирә.
Мин боксер булыр идем, мине өйрәтегез!
Гаиләнең көчле яртысы (дөресрәге, аның күпчелек өлеше) спорт белән мавыга. Әтиләре үз вакытында чаңгыда шуган, ә менә балалары абыйлары эзеннән киткәннәр. Егор инде биш ел дәвамында бокс секциясендә шөгыльләнә. Егетнең шәһәр дәрәҗәсендә генә түгел, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы саллы бүләкләрнең берсе — республика ярышларында бронза медаль. Энесе Иван да аңа карап кызыга һәм бокс белән шөгыльләнә башлый. Өченчеләре — Савелий — самбодан башлаган, ләкин, күрәсең, туганнары мавыгуы өстенлек алган: ул да хәзер дә бокс перчаткалары кигән. Абыйлы-энеле Айметовларның өчесе дә бер тренер — Айрат Әсхәмов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Малайларның әниләре әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү ир балалар өчен бик мөһим. «Спорт — ул характер, дисциплина, чыныгу. Ләкин тормышта иң мөһиме — малайлар үзара тату булсын, бер-берсе өчен җан атып, берсен берсе яклап торсыннар. Бертуганнардан да якын кешеләрнең булмасын онытмасыннар иде», — ди ул.
Туганнар
Малайларның иң өлкәне Егор — энеләре өчен җаваплы абый. Әти-әниләре өйдә булмаганда, ул барысын да үз кулына ала. «Аңа ышанырга була, кечкенәләр Егор белән булганда, безнең күңел тыныч», — ди әти-әнисе. Егор үзе әйткәнчә, өлкән абый булган кеше башкача булдыра да алмый. «Кечкенәләр дә бит миңа карый, мин алар өчен үрнәк булырга тиеш, − дип аңлата ул.
Энесе Ваня — йорт җанлы малай. Бүлмә җыештырып, савыт-саба юып, төнге сәгать берләргә кадәр йокламаска мөмкин. Ә Савелий — араларныда иң назлысы, песиләре Апельсин белән иң еш уйнаучы да ул. Һәм, ниһаять, Федя. Бу нәни батырның төп эше — уен-көлке. Хәер, абыйлары моның белән рәхәтләнеп килешә, үзләре бертавыштан әйтүенчә, барлык сыйныфташлары һәм дуслары аларга көнләшәләр, чөнки аларның һәрвакыт бергә уйнар һәм сөйләшер кешеләре бар.
Гади хакыйкать
Александр Васильевич һәм Анастасия Юрьевна үз балаларын игелекле булырга, әмма шул ук вакытта һәрвакыт үзләрен, ә кирәк булса, якыннарын да яклый белергә өйрәтә. Шул чагында гына алар чын ир-атлар, яклаучылар булып җитлегәчәк, дип ышана Айметовлар. «Балалар өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм әти-әни киңәшләрен тыңларга тиеш,» — ди гаилә башлыгы. Аллександр һәм Анастасия балаларын үз үрнәкләрендә тәрбияләргә тырыша. Әтиләре улларын кул эшләренә: кадак кагарга, киштә ясарга өйрәтә, әниләре пицца пешерерү серләре белән уртаклаша, өйне тәртиптә тотарга өйрәтә. Мондый ир-егетләр янәшәсендә әниләре үзен ышанычлы хис итә, чөнки аның яклаучылары — иң көчлеләре. «Минем балаларым — тормышымда биргән иң кыйммәтле бүләк. Аларны ничек яратуымны сүзләр белән әйтеп тә бетерә алмыйм», — ди Анастасия.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев