Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы банкның ялган хезмәткәренә ышанып, 155 мең сум акчасыннан колак каккан

Зыян күрүче әңгәмәдәшенә ышана һәм аның барлык күрсәтмәләрен үти.

Алабуга полициясе бүлегенә 50 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул банкның ялган хезмәткәренә ышанып, 155 мең сум акчасыннан колак каккан.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа, үзе белән банк хезмәткәре дип таныштырып, билгесез кеше шалтырата. Бу кеше аңлатуынча, мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштергән, аны ябу өчен яңа кредит рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны күрсәтелгән счетка күчерергә кирәк. 
Зыян күрүче әңгәмәдәшенә ышана һәм аның барлык күрсәтмәләрен үти. Ул кредит рәсмиләштерә һәм аферист хисабына 155 мең сум күләмендә акча күчерә. Соңрак мошенникларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев