Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Габделкәрим Сәлахов «Мин бит татар малае» балалар иҗат конкурсында җиңү яулаган

28нче «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүче Гәбделкәрим Сәлахов 6 яшендә генә булса да, зур уңышларга ирешә.

Габделкәрим Сәлахов Россия күләмендә узучы «Мин бит татар малае» балалар иҗат конкурсында җиңү яулаган.

28нче «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүче Гәбделкәрим Сәлахов 6 яшендә генә булса да, зур уңышларга ирешә. Сәхнәдә үзен бик иркен тота. Аның инде үз тамашачысы бар.

Музыкага килгәндә, төрле жанрларда үзен сынап карый ул. Өч телдә дә җырларга ярата. Татар халык җырларын яратып башкара. Хәзер Айдар Галимовның җырларын өйрәнә.

Күптән түгел Габделкәрим республика күләмендә үткән «Мин бит татар малае» балалар иҗаты конкурсының «Иң заманча малай» номинациясендә җиңүгә лаек булды. Конкурсның сайлау туры 29нчы балалар бакчасында булды. Бераздан ул Россия күләмендәгесендә җиңүче дип табылды.


— Без һәрвакыт хәрәкәттә. Өйдә утырырга яратмыйбыз. Я авылга, я күрше шәһәрләргә, Менделеевск, Яр Чаллыга барабыз һәм җырларны да гел машинада өйрәнәбез. Көйне кабыза да, авырлыгына карап, җырны үзе сайлый. Сүзләрен дә шунда ук өйрәнә, ә мин аңа юнәлеш бирәм, хаталарын төзәтәм, — ди әтисе Илфир Сәлахов.

Җыр гына да түгел, үсеп килүче йолдызыбыз уен коралында да уйнарга ярата икән:
— Үзем төрле уен коралларында уйнаганга, улым да битараф түгел. Барабанда уйнау күңеленә хуш килә, анысын үзем өйрәтәм, — ди әтисе, — баланы мәҗбүриләргә ярамый, ул үзенә ошаган шөгыльне сайларга тиеш. Иҗатка кереп китсә, мин шат кына булырмын. Аңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәчәкмен.

Өй эшләренә дә, уйнарга да, конкурсларда катнашырга да, ял итәргә, сәяхәттә йөрергә дә җитешә алар. Вакытны кызыклы да, файдалы да уздыралар.

Билгеле, сәламәт тәндә — сәламәт акыл диюләре юкка түгел. Гәбделкәримнең көн тәртибендә спорт та читтә калмый. Ул тхэквондо белән теләп шөгыльләнә. Һәр ял көнендә алар бассейнга баралар. Илфир Сәлахов әйтүенчә, суда йөзү — организм өчен файдалы һәм бик кирәк.
Габделкәрим һәр якка да җитешә: менталь арифметика, робототехника белән кызыксына. Аның хыялы — робот техникасы серләренә төшенү.

Сәлаховлар әйтүенчә, көн тәртибе күп төрле эшчәнлекне үз эченә алырга тиеш. Кул эшләренә дә балалар кечкенәдән өйрәнсен. Әлбәттә, олы эшләргә тотынырга иртәрәк, тик зурлар белән башкарып була. Мисал өчен, Габделкәрим әтисе белән бергә Афина Акрополе рәвешендә җимлек ясаган. Бу матурлыкны күргән беркем дә бәясез калмаган, «Әти белән бергә» республика конкурсында катнашып, лауреат исемен алганнар.
Алга таба да Габделкәримгә уңышлар, якты юллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев