Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Гөлнара Хуҗина «Ана даны» медален алды

Югары республика бүләген Гөлнара Хуҗинага Татарстан Рәисе тапшырды.

Морт авылында яшәүче Гөлнара Хуҗинаны балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы зур хезмәтләре өчен бүләкләделәр. «Ана даны — Материнская слава» медален аңа республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Әлеге медаль — биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә торган Татарстанның иң югары бүләге.

Морт авылында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Хуҗина — ике кыз һәм өч малай әнисе. Бу медаль аның республика киләчәгенә һәм авыл хуҗалыгы тармагына керткән өлешен тану булды.

— Мине бу дәрәҗәле бүләк белән билгеләп үтүләре турында мин ноябрьдә үк белдем. Сәхнәгә чыгу — бик дулкынландыргыч һәм күңелле. Өстәвенә, 14 февральдә минем туган көнем, шуңа күрә медаль тапшыру минем өчен искиткеч бүләк булды, — дип сөйли алабугалы.

Әйтергә кирәк, танылуга ирешү җиңел булмаган: Гөлнара Илдар кызына төрле ведомстволардан бик күп документлар җыярга туры килгән. Моңа дүрт ел диярлек вакыт сарыф ителгән, әмма нәтиҗәдә бу тырышлыклар юкка булмаган.

Крестьян-фермер хуҗалыгында эшне һәм гаиләне бергә алып бару җиңел түгел, әмма Гөлнара Хуҗинага бу эштә ире Илнар ярдәм итә. Аларның балалары даими рәвештә төрле конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаша, аларга да һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк. Мәсәлән, аларның 14 яшьлек уллары Салават күптән түгел Казанның «Сабантуй» журналы ярдәмендә үткәрелгән «Гаилә традицияләре» конкурсында беренче урынны яулады. Анда 50 бала катнашкан, һәм Салават алты җиңүченең берсе булып билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев