Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Гүзәл Шәйдуллина «Алабуга нуры»н 22 елдан артык яздыра

Газетабызның һәр санын көтеп алучы укучыларыбызга без бик рәхмәтле.

Шәһәребездә татар телендә чыгып килә торган «Алабуга нуры» газетасы әле бүген дә яши, чөнки аның даими укучылары бар. 

Газетабызның һәр санын көтеп алучы укучыларыбызга без бик рәхмәтле. Алар газетаны укып кына калмый, безнең белән хәбәрләшеп тә тора.

Шуларның берсе — РФ Герое Александр Епанешников исемендәге 3нче урта мәктәп мөгаллимәсе Гүзәл Шәйдуллина. Гүзәл Хатмулла кызы 22 ел инде шушы мәктәптә балалар укыта, аларга татар телен өйрәтә. Мин аны үз эшенә җаваплы, таләпчән укытучы буларак беләм. Безнең газета битләрендә аның шигырьләре басылып чыкты. Кызлары да иҗат белән шөгыльләнә. 

— «Алабуга нуры»н 2000 елдан яздырам, андагы шәһәр-район яңалыкларыннан башлап, соңгы битенә кадәр укып барам. Миңа үз телебездә газета булуы бик ошый, — ди Гүзәл Шәйдуллина, I квалификация категорияле, күп санда мактау грамоталарына, дипломга ия мөгаллим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев