Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Кира Панова Халыкара музыкаль телевизион конкурста катнашты

Үрнәк балалар вокаль ансамбле «Нотка»да җырлаучы 9 яшьлек Кира Панова «Зур сәхнә» дип аталган Халыкара музыкаль телевизион конкурста катнашты.

Әлеге конкурсның быелгы фестивале октябрьнең 9ында Мәскәүдә үтте. Россия башкаласында ул икенче тапкыр узды. «Большая сцена-2022» халыкара телевизион фестивалендә 650 конкурсант катнашты.

Жюри составында — Беренче каналдагы «Голос» проектының беренче чорында финалга чыккан җырчы Маргарита Позоян, җырчы һәм композитор Александр Еловских, Беларус Республикасының атказанган артисты Алена Ланская, россияле җырчы Елена Максимова, «Черный голос России» титулы иясе Юлия Плаксина иде.

Алабугага әйләнеп кайткач, Кира һәм аның җитәкчесе Светлана Александровна фестивальдә катнашудан алган кичерешләре белән уртаклаштылар. 

«Нотка» ансамблен җитәкләүче Светлана Халикова сөйләвенчә, Кира, башкалар белән бергә, Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә чыгыш ясаган һәм бу конкурсның ярымфиналчысы дипломын алуга ирешкән. 

— Диана Гурцкая, Полина Гагарина, Марк Тишман, «Непара» дуэты кебек танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә булу миңа бик ошады. Тавыш яхшы яңгыраган шундый зур сәхнәдә җырлавы рәхәт һәм җиңел булды. Кремльдә мин дүрт җыр башкардым, — диде Кира.

— Балалар күп иде, шул исәптән, «Голос» тамашасында булганнар да, шулай ук һөнәри коллективлардан. Ул шоуда катнашуга без инде күп тапкыр гариза бирдек. Ел буе әзерләнеп, кастинг та узган идек. Киләчәктә эләгергә хыялланабыз. Фестивальгә килгәндә, мондый дәрәҗәдәге шәп аппаратуралы концертта катнашканыбыз юк иде, — ди Светлана Халикова.

Кираның әнисе Алина Валерьевна кызына һәрчак булыша һәм аның белән фестивальгә дә барган.

— Илнең баш сәхнәсендәге балаңа каравы бик рәхәт. Конкурс биш көн дәвам итте. Чыгышлар, эстрада йолдызлары һәм мәскәүле мөгаллимнәр алып барган осталык дәресләре, — дип сөйләде Кираның әнисе.

Балалар белән көн дә психолог эшләгән. Светлана Халикова әйтүенчә, тренинглардан соң олы сәхнәгә чыгуы җиңелрәк.

— Без чыгышларга иртәнге 9га килә идек, һәм кунакханәгә кичке сәгать 11дә генә китә идек. Кира ничек шулай озак вакыт ашамыйча да, эчмичә дә чыдый дип һәрвакыт гаҗәпләнә идем. Ул бик чыдам һәм түземле, — ди ул.

Кира өч яшьтән вокал белән шөгыльләнә. Әнисенең сүзләренә караганда, ул бер яшьтә чагыннан ук, музыка ишетүгә, нидер көйләгән кебек булган. Шуңа да әнисе аны җырга бирергә карар иткән. Кира Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбендә укый, күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша. Шулай да аның зур теләге — "Голос"ка эләгү. Хыялы чынга ашсын дип телик, иҗади уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев