Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөгаллиме иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе булды

Бәйге Мамадышта үтте.

«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022» Республика конкурсының зона этабында Алабуга мөгаллиме җиңде. Әлеге бәйге Мамадышта үтте.

Анда 10нчы күппрофильле лицейда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог-психолог Елена Павлова җиңү яулады.

Конкурста районнардан барлыгы 11 җәмәгать тәрбиячесе чыгыш ясады. Анда катнашучылар ике сынау үтәргә тиеш иде. Беренчесе — әзерләп килгән чыгыш. Икенчесендә алар үз тәҗрибәсе турында башкаларга сөйләп, сорауларга җавап бирде. 

Конкурсның финалы ноябрьдә Казанда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев