Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы мошенникларны баеткан

27 яшьлек Алабуга кызына Интернет челтәрендә танышкан егет акча эшләргә тәкъдим иткән.

Кыз ризалашкан һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан. Анда аңа кыйммәтле металларга инвестицияләр аша табыш алу мөмкинлеге турында сөйләгәннәр.

Җибәрелгән сылтама буенча ул инвестиция кушымтасын телефонына урнаштырган һәм анда теркәлгән. Күрсәтмәләрне үтәп, алабугалы 19 мең сум акча күчергән. Беренче килешүдән соң акчаларның артуын күреп, ул зур сумма кертергә карар кылган. Әмма ул акчаларын чыгарырга тырышып карагач, аңа аның счеты ябылачак һәм акчаларны чыгару өчен яңа исәп-хисап счеты ачып, гомуми сумманың 40 процентын кертергә кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Бу вакытта Алабуга кызы мошенникларның корбаны булуын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Зыянның гомуми суммасы 500 мең сумнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев