Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы район башлыгына ипотека түләү мөмкинлеге булмауга зарланды

Ул өйдән куып чыгаруларыннан курка.

Сишәмбе көнне район башлыгы Рөстәм Нуриев гражданнарны кабул итте. Мәсьәләләр төрле характерда иде. 

Бер алабугалы авыр тормыш хәленнән чыгу өчен ярдәм сорады. Ул — өч бала анасы, өлкән баласы — инвалид, хатын-кызның ипотека түләү мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, бурыч барлыкка килгән, ул өйдән куып чыгаруларыннан курка. Кабул итүдә берничә чишү юлы тәкъдим ителде. Рөстәм Нуриев опека, исәпкә алу һәм торак белән тәэмин итү бүлекләренә бу эшне башкарырга боерды. 

Чияле тыкрыгында яшәүче 200 метр озынлыктагы юлга таш җәюләрен сорады. Район башкарма комитеты белгечләре аңлатып узганча, бу эшләр киләсе елга планлаштырылган. 

Кабул итүгә барлыгы алты алабугалы килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев