Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы торак мәсьәләсен хәл итүдә депутаттан ярдәм сорады

Татьяна Ларионова халыкны кабул итте һәм шәһәрдә төзелә торган корылмаларны карады.

Ул «түгәрәк өстәл»дә катнашты, анда ДНР һәм ЛНРда һәм азат ителгән җирләрдә яшәүче балалы гаиләләр һәм яшьләрне социаль яклау турында сөйләштеләр. Үзләрен борчыган сораулар белән депутат янына бу көнне биш алабугалы мөрәҗәгать итте.

Шуларның берсе — Наилә Сафина. Ире белән алар Украинадан Алабугага ел башында килгән. Хәзер биредә торырга рөхсәт рәсмиләштерүне тизрәк төгәлләргә телиләр. Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлек вәкиле сүзләренә караганда, Наилә Сафинаның тормыш иптәше андый рөхсәтне якын көннәрдә алырга тиеш, ә аның үзенә 8 августка кадәр көтәргә туры киләчәк. Татьяна Ларионова аның имзасы белән ТР ЭЭМның Миграция мәсьәләләре буенча идарә башлыгына биредә яшәргә рөхсәт рәсмиләштерүне тизләтүләрен үтенеп хат әзерләүне сорады.

Кабул ителүчеләрнең икенчесе — Ираида Левенкова. Кызы һәм аның өч баласы белән алар 14 квадрат метрлы мәйданда, коммуникацияләрсез фатирда яшәгәннәр. Шуңа күрә хәзер алар кеше фатирына кереп торырга мәҗбүр. Ираида Левенкова үзләренә торак белән булышу мөмкинлеген тапмаслармы дип килгән. Райбашкарма комитетының торакны исәпләү һәм бүлү бүлеге белгече Ираида Григорьевнага арендалы торакны сайларга тәкъдим итте. Ул чагында аренда түләве алар хәзер түләгәннән якынча 5 мең сумга кимрәк булачак.

− Белгечләр сезгә бик дөрес ысул тәкъдим итте. Сезнең әлегеә файдаланмаган ана капиталыгыз белән аренда торагы — иң акыллы карар, − диде Татьяна Ларионова.

Дәүләт Думасы депутаты шулай ук төзекләндерелә һәм төзелә торган иҗтимагый объектларны карап йөрде — Тугаров урамындагы футбол кырында, Георгиев паркында һәм Мәдәни үсеш үзәгендә булды. Манеж төзелә торган мәйданчыкта ул, спорт белән шөгыльләнергә килүче алабугалылар машиналарын кая куярга белми аптырамас өчен, төзүчеләр игътибарын яхшы машина кую урынын булдыруга юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев