Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Венера Исмагилова туган көнендә тавышын бирде

Бердәм Сайлау көне Венера Исмагилова өчен икеләтә бәйрәм – бу көн аның туган көне белән туры килә.

Венера Исмагилова – искиткеч ачык, гади, яшәүгә, дөньяга гашыйк кеше. Бүгенге көндә ул 8нче мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли. Эшенә ул чиксез гашыйк. Һәр бала өчен ул җан атып эшли, һәрберсенә тәрбия орлыклары салырга омтыла. 

– Күп юнәлешләрдә тәрбия эшен алып барырга тырышабыз. Безнең киләчәк – балаларда, шуңа күрә без аларга дөрес тәрбия бирергә тиешбез. Үземнең яктан моның өчен барысын да эшләргә тырышам: аларны барлык тәрбияви чараларга, игелекле эшләргә җәлеп итәм. 

Укучылары Венераны бик яраталар, эш дәверендә инде актив команда да җыелган. 

Сайлаулада катнашу да Венера өчен үз позицияңне күрсәтү, ил язмышы өчен кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеге булып тора. 

– Күпләр безнең тавыш бернәрсә дә хәл итми дип уйлый, ләкин бу ялгышу, дип уйлыйм. Без бу гамәлебез белән яшь буынга үрнәк күрсәтәбез. Бер урында гына утырып, бер нәрсә дә хәл ителми. Әгәр дә без гел читтә калсак, ничек итеп без укучыларны ниндидер эшләргә җәлеп итәрбез? Беренче чиратта, без үзебез алдынгылар рәтендә булырга тиешбез.

Сайлауларда катнашып, без илебезнең киләчәгенә өлеш кертәбез. 

Алабугалының туган көне шулай вакыйгаларга, котлауларга бай үтә. Венера әйтүе буенча, аны бүген һәм очраган кеше шушы матур бәйрәме белән тәбрикләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев