Алабугалы яшерен рәвештә икенче кешегә кредит рәсмиләштергән
Китерелгән зыян күләме 30 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Алабуга районы полициясенең кизү бүлегенә 45 яшьлек алабугалы хатын-кызның банк счетыннан акча урлау факты турында гариза кабул ителгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, билгесез зат, хатынның онлайн-банк кушымтасыннан файдаланып, аның исеменә кулланучылар кредитын рәсмиләштергән һәм алынган акчаларны урлаган. Китерелгән зыян күләме 30 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре моңа кадәр хөкем ителмәгән 32 яшьлек алабугалыны тоткарлаган. Шикләнелүчегә карата шәһәрдән чыкмау һәм үз-үзен дөрес тоту турында күрсәтмә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев