Алабугалылар халыкара хатын-кызлар көнендә өч көн ял итәчәк
Быел 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне шимбә көненә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март - өстәмә ял көне булып санала.
Ә менә якшәмбе көнгә туры килгән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә тиешле өстәмә ял көне 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә күчерелә. Димәк, беренче май бәйрәмендә россиялеләр дүрт көн (1-4 май) ял итәчәк. Җиңү бәйрәмендә исә өч көнлек (9-11) ял каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев