Алабугалылар тхэквондо турнирында 4 “алтын” алды
Тхэквандо буенча Бөтенроссия ачык турниры Уфада узды.
Ярышларда Рәсәй регионнарыннан 32 җыелма командадан иң көчле 385 спортчы катнашты. Алабуга данын 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 15 яшүсмер яклады. Аларның дүртесе үзләренең үлчәү категорияләрендә беренче булды һәм кыйммәтле призлар алды: алар Антон Гурьев (30 кг), Алинә Гайнуллина (42 кг), Аделина Гыйләҗева (47 кг) һәм Владислав Карпов (49 кг).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев