Алабугалылар 2024 елның гыйнварында мошенникларга 5 миллион сум акча күчергән
Барлыгы гыйнварда 14 алдау очрагы теркәлгән.
Аферистлар кулына һәркем эләгә ала, ләкин алардан иң күп зыян күрүчеләр — өлкән яшьтәге кешеләр. Хәзерге заман кешесе өчен акча югалту — иң зур куркыныч булуын алдартазлар бик яхшы белә.
Алабугада яшәүче 54 яшьлек ханым да көннәрдән бер көнне җинаятьчеләр өчен җиңел корбан булып чыга.
Шулай итеп, алабугалыга билгесез хатын шалтырата һәм үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштыра. Ул абонент номерының гамәлдә булу вакыты тәмамлануы һәм аны озайтырга кирәклеге турында хәбәр итә. Моның өчен мошенник зыян күрүчедән телефонга килгән смс-кодларны әйтүен сорый. Берникадәр вакыттан соң алабугалыга кабат шалтыраталар һәм аның "Дәүләт хезмәтләре"ндәге "Шәхси кабинет"ны алдакчылар ваткан дип, аны банк хезмәткәре белән тоташтыралар. Шуннан соң алабугалы белән билгесез ир-ат сөйләшә башлый. Ялган банк хезмәткәре аңа, мошенниклар, "Шәхси кабинет"тагы документлардан файдаланып, аның исеменә кредит алулары турында хәбәр итә, һәм ул кредитны гамәлдән чыгару өчен шундый ук кредит рәсмиләштерү кирәклеген аңлата. Нәтиҗәдә, билгесез кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәп, хатын-кыз төрле банклардан ике кредит ала һәм акчаларны алдартазлар күрсәткән счетларга күчерә. Соңрак хатын мошенникларның хәйләсенә эләккәнен аңлап полициягә мөрәҗәгать итә. Алабугалы 1 миллион сумнан артык акчасын югалта.
Мошенниклар шундый ук схеманы 29 яшьлек җирле кешегә карата да куллана. Аңа шулай ук үзен дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир-ат шалтырата. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең "Шәхси кабинеты"на кереп, билгесез кешеләр аның исеменнән кредит рәсмиләштергән. Соңыннан ир-атка "Шәхси кабинет"ка керү мөмкинлеген торгызу процедурасын үтәргә, СНИЛС номерын һәм телефонга килгән смс-кодны әйтергә кушалар. Барлык кирәкле мәгълүматны әйткәннән соң, "Шәхси кабинет«ын ачып карарга теләгән зыян күрүче, анда керә алмый.
Берникадәр вакыттан соң алабугалыга мессенджерларның берсе аша үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кыздан шалтырату килә. Кыз хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр тарафыннан рәсмиләштерелгән кредитны гамәлдән чыгару өчен, шундый ук суммага яңа кредит алырга һәм ул акчаларны күрсәтелгән счетка күчерергә кирәк була. Барлык акчалар зыян күрүченең яңа счетына керәчәк, дип ышандыра «банк хезмәткәре». Зыян күрүче шалтыратучыларның барлык күрсәтмәләрен үти. Китерелгән зыян суммасы 265 мең сум тәшкил итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясында («Мошенниклык») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Менә шулай парлап эшләп, аферистлар кешеләр белән оста идарә итә. Кайвакыт бик гади генә алдау схемалары да кешеләрдә шик тудырмый.
Мисалга, 40 яшьлек алабугалыга үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата. Аферист акчаларны башка счетка күчерү кирәклеге турында хәбәр итә. Шуннан соң, акча күчерү буенча банк хезмәте күрсәтү сылтавы белән, зыян күрүченең телефонына кергән смс-кодны әйтүне сорый. Шалтыратучы сүзләренең дөреслегенә ышанган ханым аның барлык күрсәтмәләрен үти. Соңрак ул хисап счетыннан акчаларының юкка чыгуын ачыклый. Китерелгән зыян суммасы 39 мең сумнан артык тәшкил итә.
Мондый җинаятьләр саны кимесен өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре даими рәвештә профилактика чаралары үткәрә.
Шулай итеп, мошенниклар кулына эләкмәс өчен, беркемгә дә, хәтта шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре, мобиль элемтә операторы яки башка берәр кем дип таныштырган очракта да смс-хәбәрләрдә килгән кодларны һәм парольләрне атамагыз.
«Банк счеты буенча шикле операция», «өченче затлар сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерә», «акчаларны рөхсәтсез исәптән чыгару» дип "банк«тан шалтыратсалар, сөйләшүне кичекмәстән туктатырга һәм якындагы банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, яисә банк картасының икенче ягында күрсәтелгән рәсми номер буенча оешмага шалтыратырга кирәк.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм банк оешмалары вәкилләре гражданнардан телефон аша парольләр һәм керү кодларын сорамый, шулай ук банк хезмәткәрләренең күрсәтмәләрен үтәргә һәм акчаларны «имин счетларга» күчерергә киңәш итә алмый.
Әгәр дә сез аферистлар корбаны булгансыз икән, 102 яки 112 телефон номерлары буенча полициягә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев