Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Александр паркының койма проекты белән таныша ала

Чүкеп ясалган койманың озынлыгы 430 метр булачак.

Киләсе елда Александр паркында койма алыштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта ул агачтан эшләнгән һәм аны берничә мәртәбә ватарга да җитештеләр. 

Хәзер койма проекты әзер, шунысы билгеле, ул чүкеп ясалган һәм борынгы стильдә булачак. Чүкеп ясалган койманың озынлыгы 430 метр булачак, ә пракка үзәк керү урыны 26 метр тәшкил итәчәк.

Мәгълүмат өчен
«Александр паркы» 1846 елда, Иван Васильевич Шишкин һәм Стахеевлар җитәкчелегендәге шәһәр Думасы карары белән булдырыла. Паркка исем 1852 елда Россия императоры Александр II коронациясе истәлегенә бирелә.

Нигездә юкә агачларыннан торган аллеяларны формалаштыру 1866 елга тәмамлана, аларны планлаштыруда инглиз паркы архитектурасы принцибы кулланыла. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган карагач үсентеләре Стахеев тарафыннан чит илләрдән китерелгән. Парк территориясе 4,5 гектарны били, рельеф күпчелек өлештә чокырлар белән бүлгәләнгән. Монда үсемлекләрнең 147 төре исәпләнгәнлектән, парк тарихи һәм табигый һәйкәл (ботаника бакчасы) буларак кыйммәтле.

Парк — җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты һәм шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урыны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев