Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар аварга торган тимер коймага зарланды

Авария хәлендәге койма Яр буе урамындагы 13нче йорт янында урнашкан.

Спас соборы каршындагы мәйданда йөргәндә, авыш коймага юлыктык. Яр буе урамындагы 13нче йорт ягыннан караганда, койма аварга гына торган кебек күренә, ди биредә яшәүчеләр. Кирпечләр дә, койма үзе дә җимерек хәлдә. Көн дәвамында никадәр кеше үтә, шул исәптән, туристлар да. Теләсә кая керергә өйрәнгән балалар да уйнап йөри. 

Спас соборы башлыгы иеромонах Кирилл (Забавнов) аңлатуынча, әлеге койма аларның милеге түгел. Шулай да ул моның өчен борчыла. Җитмәсә, турыдан-туры собор дивары янында торган койма да искергән. Аны рәткә салуга берничә миллион сум акча кирәк. Собор үзе 19нчы гасырда төзелгән, шуңа да төзекләндерү ысулы тиешенчә булырга тиеш. 

Без «Яңарыш» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Әхмәдуллина белән сөйләштек. Аның сүзләренә караганда, койманың тимерле өлеше урланган булган. Җаваплы оешмалар игътибар итсен иде, бу койманың күренеше начар булудан битәр, ул әле куркынычсыз да түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев