Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Батарейка тапшырдым — бер керпене коткардым!» экологик акциядә катнаша ала

Кулланылган батарейкаларны акция тәмамланганнан соң да Нефтьчеләр проспекты, 106 адресы буенча (экология-биология үзәге) китерергә мөмкин.

Бер керпе, ике агач, берничә мең яңгыр суалчаны — бу флора-фауна 20 квадрат метр җирдә тереклек итә. 

Һәм шушы табигый «байлык»ны нибары бер батарейка юк итә ала, чөнки анда кеше һәм барлык тереклек дөньясы өчен куркыныч булган авыр металлар бар.

Уйлап кына карагыз! Нибары бер батарейка. Ә аны дөрес итеп юк итүгә никадәр җан иясенең гомере бәйле икән бит.

Бу статистик һәм бик тормышчан арифметикадан чыгып, яшь алабугалы Даниил Салихов бер генә түгел, ә 40 керпене, 80 сукыр тычканны, шул ук сандагы агачларны һәм җирнең 800 квадрат метр мәйданын цинк, терекөмеш, марганец, никель, кадмий белән пычранудан коткарган. Даниил шушы көннәрдә кулланудан чыккан 20 батарейканы җыеп тапшырды. Әнисе аңлатуынча, батарейкалар малайның эшләми башлаган уенчыкларыннан алынган. Әлегә Даниил бу эшенең мөһимлеген аңлап та бетерми, ләкин дүрт яшьлек малай «Керпене коткар» экологик акциясенең иң яшь катнашучыларының берсе булды.

Беренче тапкыр бу экологик акция 2017 елда, илдә Экология елы игълан ителгән вакытта оештырыла. Хәзер ул Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да уңышлы уздырыла. Алабугада аны 3 нче мәктәп үткәреп килде. Соңгы ике елда акцияне Балалар өчен экология-биология үзәге хезмәткәрләре оештыра. 1 апрельдә алар «Батарейка тапшырдым — бер керпене коткардым» һәм «Батарейки, сдавайтесь!» акцияләрен башлап җибәрде.

— Батарейканың куллану өчен уңайлы даими ток чыганагы булуын барыбыз да яхшы беләбез. Ләкин, кызганычка, батарейка корпусында күрсәтелгән символга беребез дә игътибар итми. Ә анда «чүп контейнерына ташлау тыела» дигән билге урнаштырылган. Ул бит юкка гына куелмаган. Батарейкаларны махсус рәвештә утильләштерергә кирәк. Шуңа күрә акция максатчан чарага әверелде. Ел саен ул ике этапта үткәрелә. Һәрберсе ике ай дәвам итә. Көзен — 1 сентябрьдә, язын 1 апрельдә башлана. Алабугалылар әлеге акциядә бик актив катнаша. Мәсәлән, акциянең көзге этабында 500 килограммга якын иске батарейка җыелды. Кулланылган батарейкаларны сыйныф белән дә, төркемнәрдә җыеп та тапшыралар. Көзге акциядә 8 нче мәктәп һәм инженер-технология лицее укучылары, 34, 35, 39 нчы балалар бакчалары, стоматология клиникасы һәм безнең үзәктә шөгыльләнүче балалар аеруча актив булды, − ди балаларның экология-биология үзәге методисты Миләүшә Фәсахова.

Сүз уңаеннан, язгы акция әле башланды гына, әмма инде беренче активистлар да бар. Бу — 8 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, алар 19 килограмм батарейка тапшырган, һәм 39 нчы балалар бакчасы, анда контейнерларны керү урынында гына түгел, ә төркемнәрдә дә куйганнар. Акцияне оештыручылар катнашкан һәр кешене яки коллективны язып баралар һәм акция нәтиҗәләре буенча ТР Экология министрлыгының дипломнары һәм рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Ә ел дәвамында күрсәткән активлык нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Күп кенә мәктәпләрдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, балалар оешмаларында, сәүдә нокталарында махсус контейнерлар урнаштырылган. Нурланыш алу мөмкинлеге булганга, сафтан чыккан батарейкаларны гади целлофан пакетта сакларга, алар белән уйнарга ярамый, дип кисәтә экологлар. Белгечләр аларны пластик савытка җыярга киңәш итә.

Акциянең беренче этабы урыннарда уза. Учреждениеләрдә җыйганнан соң, батарейкаларны экологик-биологик үзәккә алып киләләр. Монда инде аларны җыюның икенче этабы үткәрелә. Җәй башында Чаллыда урнашкан территориаль бүлекчә вәкилләре батарейкаларны Алабугадан Казанга алып китә. Соңыннан, бөтен республикадан җыелган батарейкаларны алга таба эшкәртү өчен Чиләбегә илтәләр. Сүз уңаеннан, Татарстанда батарейкаларны эшкәртү заводы юк. Гомумән, бөтен ил буенча алар өчәү кенә. Тагын икесе Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта урнашкан.

Оештыручылар әйтүенчә, тапшырылган батарейкалар санын (берәмләп) беркем дә исәпләмәгән. Әмма, Миләүшә Фәсахова ышандырганча, аларның барысы да дөрес итеп юкка чыгарылачак. Һәм иң мөһиме: эш бит санда түгел, иң әһәмиятлесе — җиребезне кадерләп саклау бөтенебез өчен норма булырга тиеш! Сүз уңаеннан, Алабугада бу максатлар өчен 60ка якын махсус контейнер урнаштырылган инде.

Алабугалылар игътибарына. Кулланылган батарейкаларны акция тәмамланганнан соң да Нефтьчеләр проспекты, 106 адресы буенча (экология-биология үзәге) китерергә мөмкин булачак.

  • 100 батарейкадан 100 карандаш, 1 калак, 1 кг ашлама ясарга яки яңа батарейка ясарга мөмкин.
  • Бер батарейканы эшкәртү өчен 4 көн кирәк. Ә таркалу өчен — 100 ел. 
  • 20 квадрат метр җирдә 1 керпе, ике сукыр тычкан, ике агач, берничә мең яңгыр суалчаны яши. Бу табигый «байлык» ны нибары бер кечкенә батарейка юк итә ала.

Эко-акция 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев