Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар бөркет оясын онлайн күзәтә ала

Ерткыч кошларны онлайн-күзәтү проекты 2018 елдан бирле «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырыла.

Узган сезонда күпләр бөркетләр парын игътибар белән күзәтеп барды. Аларга яратып Алтын һәм Алтынай дип исем дә кушты. Быел бөркетләр ояларына 25 мартта кайтты. 13 апрельдә ана кош беренче йомырка сала. 17 апрель көнне исә ояда тагын бер йомырка пәйда була. Бөркетләр гаиләсен онлайн күзәтеп баручылар өченче йомырканы көтә. 

Оя кору чорында көндезге ерткыч кошларны онлайн-күзәтү проекты 2018 елдан бирле «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырыла. Проектның җитәкчесе — Ринур Бекмансуров, орнитолог, табигать музее мөдире. Оя өстендә зур булмаган видеокамера урнаштырылган, ул барлык хәлләрне интернетка трансляцияли. Шулай итеп теләгән һәркем кошларны табигый яшәү тирәлегендә күзәтә ала.

Узган елдагы кебек үк, быел да видеотрансляция Әлмәт районындагы кояш бөркете (Aquila heliaca) оясыннан  башкарыла.

Стрим карау өчен:
ВКонтакте: https://vk.com/video/@orlanbeloxvost
Ютуб: https://www.youtube.com/c/orlanbeloxvost

Социаль челтәрләрдә әлеге проектка багышланган башка битләр:
Яндекс. Дзен: http://zen.yandex.ru/orlanbeloxvost
Rutube: https://rutube.ru/channel/25135601
Телеграм: https://t.me/orlanbeloxvost
Форум: http://nkama-park.ru/forum/15-169-1в

Фото: "Түбән Кама" милли паркының рәсми төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев