Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин

Алабугалылар консультация алу өчен Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 28нче йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала.

26 ноябрьдә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, гражданнарга консультацияне телефоннан бирү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү булачак.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

Алабугалылар консультация алу өчен Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 28нче йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала:

Пенсия фонды белгече Вәлиева Валентина Николай кызы сәгать 8.00дән 9 сәгать 30 минутка кадәр кабул итәчәк.
Алабуга нотариаль округы нотариусы Кедров Петр Илья улы сәгать 11.00дән 12 сәгать 30 минутка кадәр кабул итәчәк.
«ТР БТИ» АҖ Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Хөснетдинова Ирина Семен кызы 12 сәгать 30 минуттан 14гә кадәр кабул итәчәк.
Адвокат Лысый Василий Петр улы сәгать 14.00дән 15 сәгать 30 минутка кадәр кабул итә.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:
- 8-800-201-16-00;
- WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
- (843) 238-10-00.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев